Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында юлларны яңартуга 326 миллион сум биреләчәк

Казанда инфраструктураны яхшырту буенча киң колачлы эшләр дәвам итә. Якындагы айларда Киров һәм Мәскәү районнарында автомобиль юлларын, квартал эчендәге юлларны, шулай ук тукталыш павильоннарын, киртәләрне яңартуга керешәчәкләр. Пландагы эшләр барлыгы 326 миллион сумга төшә. Дәүләт сатып алулар порталына әлеге чараларны башкаруга тендер урнаштырылган да инде. Эшләр агымдагы ел азагына төгәлләнәчәк.

Юлларны төзекләндерү эшләре 6 июньнән башланып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проект кысасында юлларны сезонлы карау: җыештыру-чистарту, ком-реагентлар сибү, профилактик эшләр дә күздә тотылган. Җәен – 374 мең квадрат метрдан артыграк, кышын – 225 мең квадрат метр чамасы мәйданда юлларны яңарту күздә тотыла. Бу эшләр төрле категорияләрдәге юлларга, шул исәптән квартал эчендәге юлларга да кагыла.

Юл эшләреннән тыш, инфраструктураны яңарту кысасында өстәмә мөһим чаралар да башкарылачак. Аерым алганда, 348 погон метр озынлыкта киртәләр төзекләндерү, 20 метр озынлыкта барьер конструкцияләрен яңарту планлаштырыла. Җәмәгать транспорты тукталышларында 1,2 мең квадрат метрдан артыграк мәйданда тимер тышлыклар алыштырылачак. Шулай ук 60 квадрат метр мәйданда пыяла конструкцияләрне яңарту эшләре башкарылачак.

Бу эшләрнең барысы да Казан муниципаль берәмлеге бюджетыннан финанслана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре