Казанның тарихи паркында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мультимедиа күргәзмәсе ачылачак

6 майдан Казанның “Россия – Моя история” тарихи паркында, бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, “Вспомним. Выставка-рассказ о страшной войне от первого лица” дигән бушлай мультимедиа күргәзмәсе эшли башлаячак.

Экспозиция паркның бөтен залларын колачлап, сәнгати хикәяләүгә корылган. Ул соңгы тыныч көнне – кешеләр әле алдагы фаҗига турында уйлап та карамаган мизгелләрне яңартудан башлана.

Күргәзмә сюжеты чынбарлыктагы хәтер-хатирәләргә һәм документларга: хатларга, көндәлекләр, архив видеоязмаларына һәм солдатларның, офицерлар, тыныч халык, камалышта яшәүчеләр, концлагерьлар тоткыннарының фотосурәтләренә нигезләнгән. Беренче заттан сөйләү күргәзмәгә килүчеләргә сугыш еллары сулышын яхшырак тоемлау, сугышта катнашучыларның батырлыкларын тирәнрәк аңлау мөмкинлеге бирә.

Заманча мультимедиа технологияләре – проекцияләр, ут һәм тавыш проектлары һәр чорның хисси киеренкелеген чагылдырырга ярдәм итә. Залларда сугышның төп вакыйгалары турында материаллары белән экраннар һәм проекция өстәлләре урнаштырылган.

Күргәзмә, “Россия – Моя история. ПОБЕДА” Бөтенроссия фестивале кысасында, бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырыла. Ул 25 майга кадәр, дүшәмбедән тыш, һәр көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә эшләячәк.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Бөек җиңүнең 80 еллыг Ватан каһарманнары ел Ватан сакчылары елы" | "Ватанны саклаучылар елында" | "сугыш ветераннарына" | "Бөе

Көн хәбәре