Казаның Иске Татар бистәсе милли чаралар үзәгенә әвереләчәк

Казанның Иске Татар бистәсендә августның икенче яртысында милли мәдәнияткә багышланган чаралар узачак.

«Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Элина Табакчи эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, биредә төп темалар традицияләрне саклау һәм иҗади алмашу булачак. «Бистә борынгыдан шәһәр тормышының үзәге булган, биредә сәүдә кайнап торган, һөнәрчелек үсеш алган. Һәм ул бүген дә истәлекле урын гына түгел, ә казанлыларның көндәлек тормышының мөһим өлеше булып кала. Биредә эштән соң очрашып ял итәләр, ял көннәрендә балалар белән йөриләр, концертларга һәм мастер-классларга киләләр», – дип искәртте Элина Табакчи.

  • 26-29 августта «Печән базары» фестивале узачак. Аның кысаларында кунаклар татар йортының көнкүреше һәм аның традицион бизәлеше белән таныша алачак. Шулай ук һөнәрчелек остаханәләре, җанлы музыка мәйданчыклары булачак, ярминкә оештырылачак, дип көтелә.
  • 27 августта концертлар һәм һөнәрчелек күргәзмәләрен үз эченә алган «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале узачак.
  • 29 августта бистәдә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан, концерт программасын, хәләл-маркет һәм остаханәләрне берләштергән «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме үткәреләчәк.
  • Шәһәр көнендә, 30 августта, мода күрсәтү, җанлы музыка һәм төрле күңел ачуларны үз эченә алган «Милли кием» фестивале узачак. Бәйрәм вакытында Мәрҗани урамы артистлар чыгышы, иҗади дискуссияләр һәм сувенирлар ярминкәсен берләштергән җәяүлеләр зонасына әвереләчәк. Чаралар марафоны традицияләрне саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале белән дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре