Казахстан һәм тагын сигез ил 1 гыйнвардан БРИКС партнеры булачак

Киләсе 2025 елның 1 гыйнварыннан тугыз дәүләт БРИКС партнер-иле булачак: Беларусь, Боливия, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Таиланд, Уганда һәм Үзбәкстан. Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Гомумән алганда, Казанда узган БРИКС саммиты йомгаклары буенча оешманың партнер-иле булу турында чакыру 13 дәүләткә юлланган. «<...> якын арада тагын дүрт илдән җавап килер дип көтәбез, аларга шулай ук чакыру җибәрелде», - дип ачыклык кертте Ушаков.

Сүз Алжир, Вьетнам, Нигерия һәм Төркия турында. Бу дәүләтләрдән әлегә оешма партнер-иле булуны раслаучы җавап килмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре