Казахстан кунаклары республика белән таныша

Казанга эш визиты белән килгән Казахстан Парламенты Мәҗлесе делегациясе республиканың мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мөмкинлекләре белән танышты. Әлеге чараларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Аерым алганда, кунаклар Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, “Школа 21” белем бирү киңлегендә булды. Парламент вәкилләре “Химград” технополисының сәнәгать мәйданнарын да карады, биредә резидентлар белән аралаштылар.

IT өлкәсендәге төп стартаплар һәм проектлар турында Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде. Кунаклар Кибер парк-аренаны, балалар технопаркын, IT-классларны карады, өченче яшь университеты проектлары белән танышты.

Сбербанкның “Школа 21” белем бирү проекты теләге булган һәркемгә IT-өлкәсендә бушлай һөнәр алу мөмкинлеген тәэмин итүе белән үзенчәлекле. Моның өчен сайлап алу турларын гына узарга кирәк. Проект 18 яшьтән өлкәнрәкләргә кагыла. Белем бирү илнең җиде шәһәрендәге кампусларда алып барыла. Бүген мондый мәктәпләр Мәскәү, Казан, Новосибирск, Сургут, Бөек Новгород, Якутск һәм Ярославль шәһәрләрендә бар. Аларда 4900 меңнән артык кеше белем ала.

“Химград”ның эшчәнлеге турында технополисның генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин сөйләде. Билгеле булганча, ул – ил күләмендә мәйданы 131 га тәшкил иткән тәүге сертификацияләнгән химия индустриаль паркы. Бүген биредәге резидентлар саны 370кә җиткән. Технополис предприятиеләрендә 10,4 меңнән артык кеше эшли. Узган ел нәтиҗәләре буенча, барлыгы 76,8 миллиард сумлык товар җитештергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре