КДЭУда БРИКС саммиты аркасында студентлар тулай тораклардан чыгарылуын расладылар

КДЭУның тулай тораклары БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен кулланылачак. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәтендә Inkazanга хәбәр иттеләр.

Матбугат хезмәтендә ассызыклаганча, 7 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Татарстаннан һәм якын төбәкләрдән килгән студентларны тулай тораклардан чыгуны сорыйлар. Россиянең ерак регионнары студентлары һәм чит ил укучылары тулай торакта калырга яки 1 нче яки 2 нче тулай торакларга күчәргә мөмкин.

Гариза нигезендә, аларга тулай торакта булмаган вакыт өчен түләү кайтарылачак. 27 октябрьдән соң студентлар үз урыннарына урнашачак.

Исегезгә төшерәбез, саммит Татарстан башкаласында 22-25 октябрьдә узачак. БРИКСның тугыз иле, чакырылган дәүләтләрнең 28 лидеры һәм алты халыкара оешма башлыгы катнашуы көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре