Газетага язылу

«КДВ» экперты: «Бүген ясалма фәһем технологияләрен аңлаучылар аз»

Бүген ясалма фәһем технологияләрен аңлаучылар аз. Бу хакта Татарстан башкаласында узучы Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы кырларында Ясалма фәһем корпорациясе амбассадоры Сергей Курьян әйтте. Форумда корпоратив ясалма фәһем турында сөйләштеләр. 

Сергей Курьян әйтүенчә, бүген ясалма фәһем технологияләрен аңлаучылар аз. "Теләсә кайсы компаниядә, корпорациядә, бизнеста мөһим бурыч - кешеләрне өйрәтү. Шуны аңлатырга кирәк, әгәр сез ясалма фәһем компонентларын үзләштергәнсез икән, индустриядә иң яхшысы булачаксыз. Әгәр дә сез аның белән идарә итәргә өйрәнсәгез, якын арада сезне бу компаниядән беркем дә эштән җибәрмәячәк", - диде ул. 

Сергей Курьян сүзләренә караганда,  ясалма фәһемне керткәндә сыйфат турында да онытырга ярамый. "Эксперт буларак, алга таба зур чыгымнар таләп иткән сыйфатсыз тәҗрибәләр күп булачак дип фаразлыйм. Ясалма фәһемне кертүне бюджетка салу бик мөһим. Һәм зур компанияләргә мөрәҗәгать итеп: әгәр сез 2027 елда җиңәргә телисез икән, үз куәтләрегезгә ясалма фәһемне кертергә кирәк, дип әйтәм", - диде ул.

Киберкуркынычсызлык турында да онытмаска киңәш иттеләр. Бу эштә дә ясалма фәһемгә зур өметләр баглыйлар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре