Арча, Илдус авылы
24 йортның тугызында яшәсәләр, калганнарын дача итеп тоталар. Бар халкы иллегә җыела. Авылда беркайчан да клуб булмаган. Шуңа күрә авыл кешесе нәрсәдер өмет итәргә өйрәнмәгән. Барысын да үзләре булдыра.
– Яшәргә һәм яшьнәргә кирәк! Без шуны яхшы аңлыйбыз. Чыршыны ел саен урамда бизибез. Аны «киендерү» үзе күңелле бит. Һәрберебез өеннән уенчыклар алып килә. Матур теләкләр әйтә-әйтә эләбез. Бар дөнья җем-җем итеп тора. 100 метрлы гирлянда алдык. Салют та арттырабыз. Төнге сәгать 12 тулганны, курантлар сукканын бергәләп көтәбез. Владимир Путинның Яңа ел котлавын аягүрә басып тыңлыйбыз. Аннан җырлап-биеп күңел ачабыз. Уеннарын да уйнатам, – ди бу авылда яшәүче Рамилә Хәкимҗанова. – Узган ел ирем яна торган болан ясады. Шуны мотоблокка беркетеп, кунакларны утыртып йөртте. Быел Ат елында атын да җигәр идек, тик асраучы юк. Кәефләребез әйбәт. Яңа ел сөенечләр, тынычлык алып килсен.
Сарман, Боламык авылы
Авылда унга якын кеше яши. Клублары булмагач, бәйрәмгә күрше авылларга йөриләр. Мортыштамакта «Хикмәтнең хикмәтләре – 2» дигән тамаша күрсәтергә җыеналар. Менә шунда бармакчылар.
– Яңа ел искиткеч кызык үтә бездә. Бәйрәмне, гадәт буенча, дуслар белән урманда каршы алабыз. Романтика яратабыз. Иң матур чыршыны бизибез. Музыка куябыз. Учаклар ягып, шашлык пешерәбез, чәй эчәбез. Күңел ачып, ел буена җитәрлек көч туплап кайтабыз. Мортыштамакта узган бәйрәмне дә калдырмыйбыз. Рухи азык җитә безгә, – ди Фердинанд Габдрахманов.

Мортыштамакның клуб мөдире Чулпан Бакирова әйтүенчә, авыл халкы мәш килеп, «Хикмәтнең хикмәтләре – 2» исемле маҗаралы тамаша әзерли. Узган ел беренче өлешен күрсәткәннәр. Авылдашлар да, район халкы да бик җылы кабул иткән.
– Мондый тамашаны авылда күргәннәре юк әле. Быел да төп рольләр әллә ни үзгәрмәде. Хикмәте дә, аның хатыны Мөршидәсе дә бар. Явыз көчләр яшь хатыннарны әбигә әйләндерә. Соңыннан Хикмәт күрше мужигы Бикмәт белән шул явызларга каршы көрәшеп, кызларны яшьлекләренә кайтара. Эчтәлеге шундыйрак булачак. Бар серен чишеп бетермим, – ди Чулпан Бакирова.
Тамашаның авторы – Әлмәт театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов. Ул шушы авылда яши. Театрда да эшли, шул ук вакытта клубка да үз өлешен кертергә тырыша.
– Авылның мәдәниятен күтәрәсем, яңа сулыш өрәсем килде. Халыкны җәлеп итеп, зур тамаша күрсәтү теләгем бар иде. Әнием эшләгән мәдәният йорты миңа бик якын. Тамашаны капка төбендә, авыл паркында, урамда төшердек. Игъланнарны матур итеп эшләгәч, халык та кызыксына. Авылда театр коллективыбыз бар. Спектакльләр дә куябыз. Артистлар – шушы авыл кешеләре. Башта яшьләрне җәлеп итү авыррак булды. Тора-бара кызыксына башладылар. Авылдашлар гына түгел, райондашлар да тартыла хәзер. Менә шулай яшәп ятабыз, – ди режиссер Эдуард Латыйпов.
Кукмара, Октябрино авылы
Тугыз йортның икесендә нибары өч кенә кеше яши. Узган ел бер умартачы йорт сатып алган. Ул килгәләп кенә китә икән.
– Авылда тынлык. Бәйрәм уздыру юк. Яңа елдан соң авылдашлар кайткалап китә үзе. Чыршыны кәефкә карап бизим. Быел әле бизәмәдем. Әмма өйгә ямь кертәсе булыр. Кибеткә барып, төрле тәм-томнар алып кайтам, әфлисун исе чыгарам. Туганнарымны да онытмыйм. Апа-абыйларга барып хәлләрен белешеп киләм, – ди 61 яшьлек Васыйл Минһаҗев. – Үземә генә яшәү күңелсез түгел. Туган нигезне ташлап каядыр китәргә җыенмыйм. Авылыбыз матур, урман да кул сузымында гына. Үз җаема яшәп ятам. Пенсиягә чыкмадым әле. Бал саткан акчага көн күрәм. Тормыш булгач, ашарына да пешерәсе, керен дә юасы. Кышын карын да көрәргә кирәк. Гомер шулай үтә.
Тукай, Яңа Сарайлы авылы
Бер генә урамлы авыл бу. Пропискада теркәлүчеләр белән халкы сиксәннән артык. Соңгы вакытта пенсиягә чыгучылар авылга күченеп кайта, өйләр сала башлаган. Кышын әбиләрне ул-кызлары шәһәргә яшәргә алып китә икән. Мәктәп яшендәге өч укучылары бар. Мәктәп, кибет юк. Автокибет килеп тора. Фельдшерлык-акушерлык пункты эшли.
– Бәйрәм кәефе бар. Кечкенә генә клубыбызда, мәш килеп, Яңа елга әзерләнеп ятабыз. Артистларым – 60–65 яшьлек апалар. Бүген менә репетиция әле. Скетчлар өйрәнәбез. Кыш бабай итеп ел саен бер кешене билгелибез. Ул – 73 яшьлек Ясир Моратов. Ат та, эт тә булабыз. Ул бит үзебезгә кызык. Урам әйләнергә атлар юк шул. Яңа елдан соң да бәйрәм дәвам итә әле. Рәфкать абый Миңнегәрәев ел саен капка төбендә ел чыршы бизи. Безне самавыр куеп, чәйләр әзерләп шунда көтә. Убырлы карчык булып киенеп, күңел ачып кайтабыз. Авылда иганәчеләр дә булышып тора. Яңа елда туйлар да, бәби чәйләре дә көтелми. Авыл халкы бәйрәм табыннарына эчәге тәкәсе, балан бәлеше пешерергә ярата, – ди клуб мөдире Гөлия Сәлимова.
Балтач, Чапшар авылы
Авылда яңа ел кәефе әле бу атнада гына кузгалган. Моңа кадәр авыл халкы СВОдагы егетләргә бертуктамыйча челтәр үргән.
– Бәйрәмне урамда үткәргән елны Кар кызы белән Кыш бабайны атларга утыртып алып килгән идек. Халыкны урамга чыгарып, кире клубка кертеп йөртү мәшәкатьле. Шуңа күрә атлар җикмәскә булдык. Быел читтә яшәүче авылдашлар һәм СВО егетләре исеменнән видеокотлау әзерләргә җыенабыз, – ди клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Авылда 242 кеше яшәвен истә тотып, шуның кадәр лотерея билеты ясаткан ул. Һәрберсенә бүләк эләгәчәк. Алар арасында радио, үтүк, чәч ала торган машина бар.
Нурлат, Нариман авылы
Йорты 20 дән артык булса да, анда берәү дә яшәми. Ни өчен дигәндә, шартлары юк. Газы да, суы да кертелмәгән. Кибет, клуб, мәктәп, фермалары күптән беткән. Соңгы тапкыр биредә Ринат абый кыш чыккан. Әмма сәламәтлеге какшагач, балалары янына киткән. Җәен кайтып йөрүчеләр бар. Берничә ел элек үзләре мәчет тә төзегәннәр. Күлләр казытып, аны чистартып торалар. Сүз уңаеннан, моннан ике ел элек Нариман авылында үзара салым акчасын кеше башыннан 38 әр мең сум җыюларын язып чыккан идек. Быел да үз өлешләрен керткәннәр. Үзләре яшәмәсәләр дә, авыл кадере дигән нәрсә бар.
– Авылда Яңа елны каршылаган юк. Юл булмагач, кайта алмыйбыз шул. Беркөнне кайтып та кереп булмады. Әмма авыл егетләре махсус техника белән кайтып киткәли. Авыл бөтенләй ялгыз кала дип әйтеп булмый, – ди Әлки районында яшәүче Рафис Шәрәфиев.
Баулы, Миңлегол авылы
Кешесе 25 тән артмый. Нибары 15 йортта гомер итәләр. Соңгы елларда сабыйлар тумый. Иң яшь дигәне унҗидене тутырган.
– Без әни белән икәү генә яшибез. Бәйрәм хөрмәтенә өйдә таба исе чыгарасы булыр. Бәлеш пешерербез. Авылда клуб юк. Шуңа күрә бәйрәм карарга күршедәге Татар Томбарлысына барырга исәп. Яшьләр каядыр чыккаларга тырыша. Элек төрле киемнәрдән киенгән бала-чагалар өйгә кереп, көлдереп йөри иде. Хәзер андый нәрсәләр юк. Өлкәннәр өйдә генә инде. Алар барысына да шөкер итеп яши. Газ, су кертелгән. Тракторлар юлны ачып тора. Кунакка кайтучылар өчен монысы да кирәк, – ди Эльвира Шәймәрданова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез