«Мәҗбүри яраттырып булмый»
Россия яшьләренең күпчелеге (85 проценты) сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы. Шуңа да аларны спортка җәлеп итү өчен кызыксындыру чаралары булдыру начар фикер түгел. Бигрәк тә зур шәһәрләрдәгеләргә. Биредә, кагыйдә буларак, спорт клублары, секцияләр адым саен, телисең икән, бассейнга йөри аласың, боз сарайлары һәм футбол кырлары да ел әйләнәсе эшли. Барасы да шөгыльләнәсе генә. Дөрес, моның өчен акча да кирәк. Фитнес-үзәкләргә ярты бәягә йөрү, түгәрәкләргә ташлама белән язылу мөмкинлеге булганда, спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга мөмкин. Әмма спорт сөючеләр ташламаларга мохтаҗ түгел, ди Казандагы бер спорт клубының башкарма директоры Илшат Фазылҗанов.
– Спортны мәҗбүри рәвештә яраттыру мөмкин хәл түгел. Моңы булмаган кешене зур сәхнәгә чыгарып кую белән бер бу. Менә минем картам бар, мин спорт белән шөгыльләним әле, дип, берәү дә спорт үзәкләренә агыла башламас. Дөрес, акчасы әрәм булыр дип, бер килер ул, ике килер, ләкин бу минеке түгел дип, барыбер йөрмәячәк, – ди Илшат. – Спорт – авыр хезмәт ул.
Спорт клубына йөрүчеләрнең күпчелеген 30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә. Нигездә, күбрәк 25 яшьтән соң спорт белән шөгыльләнә башлыйлар. Аеруча тренажер залларына йөрүчеләр, аэробика белән кызыксынучылар шактый икән.
– Клубка йөрүчеләр арасында егетләр дә, кызлар да бар. Ата-ана кечкенә балаларын төрле түгәрәкләргә яздыра. Мисалга, көрәшне үз итүче кечкенә батырларыбыз үсеп килә, – ди Илшат. – Тик кайберләре бер-ике көн килгәннән соң, бүтән килмим, дип кайтып китә. Һәркемнең үзеннән тора. Яшь буын вәкилләре арасында еш кына спорт залына, күршем йөри бит әле, ник мин йөрмәскә тиеш, дип, «модно» булганга килүчеләр дә бар.
Шәһәргә барасы юк
Авылда да спортка урын бар. Дөрес, салада заманча спорт залын, йога секциясен яки бассейн табу мөмкин хәл түгел, тик... Менә сиңа болын – туп тип! Менә сиңа елга – йөз! Спорт белән шөгыльләнергә теләүче җаен таба ул, ди Саба районының Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов.
– Шәһәрдә мөмкинлекләр күп, әлбәттә, тик кесәдән чыгарып түләү өчен бәяләр очсыз түгел. Ташламалы карта булдыру район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен дә яхшы булыр иде. Бәяләр чагыштырмача очсыз булса да, бу карта спорт белән шөгыльләнү өчен үзенә күрә бер стимул булып торыр иде, – ди җирлек башлыгы. – Авыл җирлеге өчен әлеге карталарның кирәге юк, чөнки мөмкинлекләр бар, өстәмә түләүләр таләп ителми, теләк кенә булсын.
Түбән Шытсуда ачык һавада спорт мәйданчыгы, мәдәният йорты базасында җиһазландырылган спорт залы бар. Өстәвенә күптән түгел генә мәктәптә зур күләмле ремонт башкарылып, спорт залы яңартылган. Махсус залга бармыйм дисәң, авылларның табигате матур, җәяү йөреп яки урман буенда йөгереп сәламәтлекне ныгытырга мөмкин.
– Тик мөмкинлекләр күбрәк булган саен, яшьләрнең теләге югала сыман. «Их, мондый мөмкинлекләр без үскәндә булса...» – дип сүз башлаган өлкән буын вәкилләрен бер генә ишетергә туры килмәде инде, – ди Булат Мәүлетов. – Ә икенче яктан, авыл җирендә дә, гомумән, хәзерге заман яшьләрендә спорт белән шөгыльләнү үзенә күрә бер «мода»га әйләнеп бара. Үз-үзеңне яхшы формада тоту, сәламәт булырга тырышу – матур күренеш.
Шуңа да Татарстан авылларында спорт белән шөгыльләнү өчен бернинди мөмкинлекләр юк, дип раслау гадел булмас. Республика авылда спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирә. Күп кенә торак пунктларда спорт мәйданчыклары, стадионнар төзү һәм реконструкцияләү программалары гамәлдә.
– Безнең авылда яхшы гына спорт мәйданчыгы бар, – дип сөйләде Спас районының Полянка авылында яшәүче Рамил. – Яшьләр сирәк булса да, җыелып футбол, волейбол уйныйлар. Кызыксынганнар өчен шөгыльләнергә тренажерлар да бар. Шәһәрдәге фитнес-клуб түгел, әлбәттә, әмма авыл яшьләре өчен менә дигән мөмкинлек.
Өйрәтергә кеше юк
Сер түгел: район һәм шәһәр үзәкләрендә урнашкан спорт залларына йөрүчеләр арасында авылдан килгән яшьләр дә бар. Ни өчен алар ял көннәрендә авылга кайтмыйча, спорт залына барып шөгыльләнергә, берәр спорт секциясенә йөрергә мәҗбүр соң? Авылда гына барырлар иде, ләкин монда мөмкинлекләр азрак. Кыры да бар, елгасы да, әмма дөрес юл күрсәтүче тренерлар җитми. Ә аларны авылга җәлеп итү – төп проблема. «Арча» спорт мәктәбендә көрәш түгәрәген җитәкләүче тренер Илүс Әскәров әнә шулай ди.
– Район һәм авыл җирлегендә теләге булган һәркем спорт белән шөгыльләнә ала анысы. Футбол түгәрәкләре дисеңме, көрәшме – мәктәп яшендәгеләргә бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Сәламәт яшәү рәвешенә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Без, үз чиратыбызда, мәктәп базасында да түгәрәкләр булдырып, яшьләрне шунда җәлеп итәргә тырышабыз. Егетләр көрәшкә бик теләп йөри. Кызлар да гимнастика, аэробика кебек секцияләргә бик теләп йөрер иде, әмма авылга килеп, аларны өйрәтергә әзер булган белгечләр бармак белән генә санарлык. Яшь тренерлар бар, тик еш кына алар авылны түгел, ә шәһәрне сайлый, чөнки авыл, районда мөмкинлекләр булса да, чагыштырмача азрак, – ди ул.
Авыл җирлекләрендә бала санының аз булуы да – зур проблема. Тренерын табарсың, ләкин ул җитәкләгән түгәрәккә йөрүчеләр саны күп булырмы соң? Мисалга, чаңгыда йөрергә өйрәтүче тренерга үзенең тулы ставкасы өчен ким дигәндә 30 бала җыярга кирәк. Ә авыл җирлегендә моның кадәр кеше җыелырмы? Актаныш районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Магданов әнә шулай дип уйлый.
– Безнең районда тренерлар штаты тулы. Бушлык булса, «Земский тренер» кебек программалар ярдәмгә килә. Әмма, әйткәнемчә, авыл җирлегендә тренерларга бала санын туплау бик кыенга туры килә. Хәзер бит күбесенчә бер юнәлешне генә җитәклиләр. Чаңгы икән – чаңгы, көрәш икән – көрәш кенә. Безнең совет чорындагы кебек, чаңгыга да, көрәшкә дә, волейболга да өйрәтүче универсаль тренерлар юк. Төрле юнәлештә үсәргә теләүче балалар да аз, – ди ул.
Спорт белән шөгыльләнәсезме?
Алисә Сафиуллина, укытучы:
– Казанга укырга килгәч, тулай торакта бергә торучы кызларга ияреп, иртәле-кичле «пробежка»га чыга идек. Хәзер инде укып бетердем, гаиләм дә бар, әмма әлеге гадәт сакланды. Кичен бер йөгереп, урам әйләнеп кайтам. Тик моны спорт белән шөгыльләнүгә тиңләп буламы икән?
Фәнил Вакказов, алып баручы:
– Атнага ике тапкыр футболга барам, ансыз яши алмыйм. Атнага ике-өч тапкыр спортзалга йөрергә тырышам. Монысы үземнең физик халәтемне яхшырту өчен. Аңарчы, ул минем организмга кирәк түгел, дип уйлый идем, чөнки футбол уйныйм һәм бу җитә кебек тоелды. Тагын бер спорт төре: туганнар белән җыелгач, без җәй көне – футбол, кыш көне «итекле» хоккей уйныйбыз.
Таһир Миңнемуллин, студент:
– Парларга соңга калганда, метрога һәм метродан уку йортына кадәр чапкан студенттан җитезрәк кеше юктыр. Моннан тыш, физкультура дәресләрендә «тренажер»ларда шөгыльләнәбез.
БУ КЫЗЫК
Россиядә иң популяр спорт төре – футбол. Россия Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, футбол белән 3 546 785 кеше шөгыльләнә. Бер ел эчендә бу спорт төрен яратучылар саны 95 971 кешегә арткан. Популярлык буенча икенче урында – йөзү. Аның белән 3 160 899 кеше шөгыльләнә, ә өченче урында – волейбол. Бу спорт төрен 2 599 504 кеше үз итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез