Газетага язылу

Кем дәвалар? Татарстанда табиблар җитми

Бүген Татарстанда яшәүче һәр 10 мең кешегә 35 табиб туры килә. Республикада табиблар белән тәэмин ителеш 71 процентны тәшкил итә. 50 дән дә кимрәк күрсәткечле районнар бар. Участок терапевтлары, педиатрлар, акушер-гинекологлар җитми.

Кем дәвалар? Татарстанда табиблар җитми
Татар информ

Табиблар кытлыгын ничек хәл итәргә? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында 2025 елга нәтиҗә чыгарып, киләчәк турында сөйләштеләр.

Министрлыкның коллегия утырышы хөрмәткә лаек нәтиҗәләрдән башланды.

– Татарстаннан 100 дән артык медицина хезмәткәре СВОда хезмәт куя. Республикадагы госпитальләрдә ел дәвамында 9 меңнән артык солдат һәм офицер дәваланды, күбесе яңадан сафка кайтарылды, – дип хәбәр итте Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев. Сүз уңаеннан, коллегия барышында бүген өйләренә ялга кайткан, бурычларын үтәп, «ветеран» исемен алган хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

«Озын һәм актив гомер», «Гаилә» илкүләм проектлары нәтиҗәсе: үлем күрсәткече ковидка кадәрге чор дәрәҗәсенә төшкән. Табибка электрон язылу саны буенча Татарстан Россиянең беренче 10 төбәге арасына кергән. 2025 елда бу хезмәттән 14 миллионнан артык тапкыр файдаланганбыз. Гомумән, Дәүләт хезмәтләре порталына мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгы нәкъ менә медицина ярдәме алуга бәйле икән. 3 миллион кеше дәүләт хезмәтләре порталындагы «Минем сәламәтлегем» шәхси кабинетында медицина документларын алу мөмкинлегеннән файдаланган.

Кала белән сала аермасын да сәламәтлеккә бәйләп исәпләп караганнар. Авыл халкы шәһәр халкына караганда 21 процентка кимрәк авырый икән. Әмма авыл халкының табибларга соңрак та, сирәгрәк тә мөрәҗәгать итүен игътибарга алмый мөмкин түгел. Һәрхәлдә, медицина авыл халкына якынайган. 2025 елда хастаханәләрдән ерак урнашкан 216 торак пунктта алдынгы клиникалар белгечләре белән 27 мобиль комплекс эшләгән. Алар халыкка 330 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

Ясалма фәһем табиблар белән бер сафка баскан. 2 миллион ЭКГ һәм 200 меңнән артык медицина сурәтләренең ясалма интеллект сервисларын кулланып эшкәртелгәнлеген хәбәр итте министр.

2025 елда 207 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, 303 яңа объект файдалануга тапшырылган, шул исәптән Казандагы ике торак комплексында зур поликлиника эшли башлаган. 190 берәмлек автомобиль транспорты, 2500 берәмлектән артык медицина техникасы сатып алынган.

Борчыган мәсьәләләргә дә килеп җиттек. Казандагы онкодиспансер поликлиникасы пациентлар санын күтәрә алмый, чиратлар үсә. Проблеманы хәл итү өчен, быел 12 меңгә якын пациент ярдәмне беренчел онкология кабинетларында һәм амбулатор онкология үзәкләрендә алачак. Альмир Абашев Татарстан Рәисенә учреждениенең төп мәйданчыгында Республика онкодиспансеры өчен югары куәттәге консультатив-диагностика поликлиникасын проектлау һәм төзүне үтенеп мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәлә – кадрлар белән тәэмин итү. Бу хакта коллегия утырышына йомгак ясаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.

– Бүген республикада 330 беренчел звено табибы һәм 265 тар белгеч җитми. Аерым белгечләр өчен программа эшләячәкбез, субсидияләр йә грантлар бирәчәкбез. Ләкин барысын да акча гына хәл итми. Район башлыклары сәламәтлек саклау мәсьәләләренә җиңел карарга тиеш түгел. Анда сезнең кешеләр яши бит. Бу эшне үз контролегезгә алмасагыз, сезнең анда бернинди кадрлар да булмаячак. Без грантлар бирәчәкбез, ә күченеп килгән белгечләрне торак, балалар бакчалары, мәктәпләр белән тәэмин итү – сезнең бурыч, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнми торган районнарны атады Рәис. Апас, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Ютазы районнарында сәламәтлек саклау юнәлешендә программалар һәм системалы эш юк. Рөстәм Миңнеханов ерак торак пунктларга хезмәт күрсәтүче фельдшерлар өчен хезмәт транспортын булдыру проектын уңышлы дип атады. Бу эштә Кукмара һәм Чистай районнары башкаларга үрнәк булып тора.

Рөстәм Миңнеханов халыктан килгән гозерләргә аерым тукталды. «Дәүләт хезмәтләре», «Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» системаларында шикаятьләр күләме елдан-ел арта, дип ассызыклады ул, медицина учреждениеләренә кабул итүгә язылуга, медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына, дарулар белән тәэмин итүгә шикаятьләр бар. «Шикаятьләр күп, – диде ул. – Безгә медицина хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга кирәк».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре