– О-о, нихәл, Риман дус!
Каршыма килгән бер ир шул сүзләр белән мине кочаклап алды. Йөзе таныш үзе, әмма кем икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Шулай да сер бирмәдем: «Күптән күрешкән юк», – дидем.
– Да, малай, син әйтәсеңме, мин әйтимме, бер шәһәрдә, күрше урамнарда яшәп бер-берең белән очрашма инде... Гафу ит, исемеңне оныттым.
– Риман.
– Да, Риман бит әле. Андый исем бүтән юк. Безнең тирәдә, дип әйтүем. Хәлләр ничек соң?
– Әйбәт, ә үзеңдә?
– Ничек дип әйтим, кем, ни... Хәтер начарланды бит әле. Беркөнне кибеткә дип чыккан идем, өйдә акчаны онытып калдырганмын. Нәрсәдер оныттым шикелле, тик нәрсәне онытканымны оныттым. Кибеткә барып җиткәч искә төште үзе, кире өйгә кайтып килдем. Менә шулай кем, ни...
– Борчылма син, яшь үзенекен итә инде ул. Олыгайган саен хәтер капчыгында тишекләр артып, башта җилләр уйный башлый.
– Бигрәк матур әйттең. Син кайда эшлисең әле?
– Гәҗиттә.
– Әлбәттә, әлбәттә. Язганнарыңны укып барам. Берсендә хатыннар турында язган идең, көлә-көлә эчләр катып бетте.
– Эч катарлык нәрсә яздым икән соң?
– Әллә тагын, оныттым инде. Ну шәп язган идең, бөтен дусларга да сөйләп йөрдем әле. Менә шулай, Риман дус, кайчак хатынга да башка исем белән дәшкәлим. Күзенең агы белән карап куя үзе, ну дәшми, хәзергә, дип әйтүем. Синең кая барыш соң?
– Эшкә.
– Шушы яшеңә җиткәч тә эшләп йөрисеңме? Акча җитмиме?
– Җитә. Өйдә утырасы килми.
– Син бер генә тапкыр өйләндеңме соң?
– Әйе.
– Ничә ел торасыз инде?
– Илле елдан артык.
– Да, малай, шул гомер бер хатын күзенә карап яшә инде, име! Туйдырмыймы соң?
– Юк.
– Да, кызык кеше икән син, нервыларың тимер икән. Менә мин, хәтерем ялгышмаса, инде дүртенче хатын белән торам. Башкалары да әллә ни начар түгел иде бугай. Ну монысы... кем, ни... Рәзифәне әйтәм, «Күпме ир күрдем, синең кебекне очраткан булмады», – дип, миңа чат ябышты. Бишенче мәртәбә өйләнгәч, дуслар: «Хикмәтулла, нигә һаман хатын алыштырасың, бөтен хатын-кыз бертөрле була бит инде ул», – диделәр. Пычагым да белми алар, хатыннар берсеннән-берсе хуже була.
– Син, дүртенче хатын белән торам, дигән идең, кай арада бишкә әйләнде соң әле?
– Әй, үзем дә саташып, буталып беттем инде, кем, ни...
– Мәхәббәт шулай саташтыра ул.
– Әлбиттә, әлбиттә... Ну ярый, пока! Хатын кибеткә чыгарып җибәргән иде бит әле, онытмасын дип, аласы әйберләрне кәгазьгә дә язды... Кая куйдым соң? Аһ, фәләнен төгән итим, кәгазьне өстәл өстендә онытып калдырганмын, ахрысы. Хатын да күрмәде микәнни? Ну бу хатыннарны... Ярый, пока, мин киттем, безгә килеп чык!
– Адресың ничек соң?
– Әллә тагын... Хәтерләмим, ну кайта беләм.
Бу очрашуны мин еш искә төшерәм. Яшьлек дустым саналган Хикмәтулла турында бер генә кыек сүз дә әйтәсе килми. Олыгайган саен хәтер бетү, сатай-матай килү табигый. Вак кына нәрсәләрдә саташып, ялгышып алудан берәүгә дә әллә ни зыян килми, дип беләм.
Ә менә ил, халык язмышы өчен җавап бирүчеләр арасында «Хикмәтулла»лар булса нишләрсең?! Алла сакласын инде!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез