Газетага язылу

Паразит

Бу сүзне еш кына сүгенгәндә кулланалар. Аның мәгънәсе турында, мөгаен, бик уйлап та карамыйлардыр. Паразитмы? Паразит! Ызначит, начар кеше. Соңгы җөмләдә үзем дә паразит сүз кулландым, «ызначит» урынына «димәк» дип әйтә ала идем бит.

Безнең телебез бик бай, әйтәсе фикеребезне чит сүзләр кулланмыйча да матур итеп әйтеп бирә алабыз. Ну, чукындырасыңмыни, ят сүзләр үзләреннән-үзләре килеп керә. Аларны дуслар, танышлар белән аралашканда куллану – бер хәл, рәсми чыгышларда да кереп китә бит ул паразитлар. Мәсәлән, телевизордан бер татар зыялысы чыгыш ясый. Бер уйлаганда, телебезнең тәмен белеп сөйли. Сөйли-сөйли дә «однако», «в общем», «может»ларны кыстырып куя. Тел чүпләү шулай башлана инде ул.

 

Кара әле, үземә кызык булып китте, мәсәлән, рус кардәшләр сөйләшкәндә ни өчен берәр татар сүзе кыстырып куймыйлар икән? Мәсәлән, «Я тебя бик уважаю, әлбәттә», – дисәләр, телләре корымас иде. Ә безгә күңелле булып китәр иде. Сез инде: «Без руслар арасында яшибез, алар сан буенча да бездән күпкә артык», – дип акланырга тырышырсыз. А зачем? Хикмәт сандамыни?

 

Авыл искә төште әле. Элегрәк авыл кешесенең шәһәргә барып кайтуы бер вакыйгага саналды. Инде ул берәр авыз сүз русча да өйрәнеп кайтса, авылның укымышлы кешесенә әйләнә иде. Авыл халкы аның турында: «Әй, малай, урысчаны уңга-сулга сибә генә!» – дип шаккатып сөйләп йөри башлый иде. Дөрес, татар гомер-гомергә дигәндәй бераз русча сукалады, әмма рус сүзләрен ул обычно сүгенгәндә генә куллана иде. Бу күркәм гадәт бүгенгә хәтле яшәп килә.

 

Ярый, яшәсен дә ди, бу безгә татар сүгенә белмәгән, шуңа күрә телебездә җиде катлы сүгенү сүзләре юк, дип үзебезне юатыр өчен кирәк. Ә менә тиктомалга рус сүзен кыстырып куюны ничек аңларга һәм аңлатырга? Күрәсең, бу милли тәрбиягә бәйледер. Кайбер гаиләләрдә бала кечкенәдән «мат-перемат»ларны ишетеп үсә.

Яшьрәк чакта бер районда шабашкада булган идек. Татар авылында фатирда яшәдек. Беркөнне гаиләдәге алты яшьлек бала, ялгыш кулыннан төшереп җибәреп, чынаяк ватты. Моны әтисе күреп алды да, баласына «твою мать» дип сүгенеп куйды. Беркем дә, бер сүз дә дәшмәде. Күрәсең, бу гаиләдә сүгенеп сөйләшү гадәти хәлгә әйләнгән. Бүген паразит сүзләр кыстырып кую да әнә шундый гадәти хәл дип кабул ителә кебек.

 

«Паразит» дигән сүз – грек сүзе, кыскача гына әйткәндә, бер организм өстендә, йә эчендә икенче организм яшәвен белдерә. Моны җәмгыятькә, аерым алганда телебезгә күчерсәк, паразит сүзләрнең телгә нинди йогынты ясавын аңларбыз. Алар телне баетамы, әллә эчтән таркатамы – вот бит в чем вопрос!

Риман Гыйлемханов

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре