Барлыйм да халкыбызга сокланам. Кешене гомер буе җыр озата баруын раслый килгән халкым. «Килгән» дип үткән заманда әйтүем тикмәгә түгел. Соңгы елларда бөтен кеше кушылып җырларлык заман җырлары күренми башлады. Әллә күңел кузгатырлык, илһам бирерлек вакыйгалар булмаганмы? Нигә булмасын ди, тормыш бер урында катып кала алмый. Тик менә нигәдер соңгы дистә еллар «күңел рәхәте» булырлык җырларсыз уза.
«Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,
Җырламый тормыйк әле!
Чәчәк кебек яшь гомерне
Бушка уздырмыйк әле!» –
дип көйләп куйгалыйбыз үзе, һәм шуннан ерак китә алмыйбыз. Уза яшь гомерләр, ни кызганыч, төссез җырлар белән уза. Ярый әле күңел юатырга мәшһүр композиторыбызның истә кала торган, буыннан буынга күчә торган җырлары бар. Алар – көйле дә, мәгънәле дә, алар – «күңел елъязмасы»дай рухи байлыгыбыз да. Дөрес, һәр чорның җыры аерым бер идеологиягә хезмәт иткән. Аларны йә композиторлар язган, йә халык үзе чыгарган. Без балачакта, мәсәлән,
«Җырлар җырлап, җиң сызганып
Эшләп йөри кырчылар.
Җыр белән хезмәтне бәйләп
Шат яши колхозчылар», –
дигән җыр бик күп җырлана иде. Без аның сүзләрен Нәкый Исәнбәт, көен Шакир Мәҗитов язганны белмәдек. Безнең өчен ул халык җыры иде.
Без – җырлы халык. Татар җырларның сүзләрен үзгәртергә дә күп сорамый. Мәсәлән,
«Алларын алга манам,
Гөлләрен гөлгә манам.
«Иркәм китте еракларга,
Сөю утында янам», –
дип җырланган җырның соңгы ике юлын
«Укы, дустым, отличникка,
Мин дә ярышка барам», –
дип үзгәрткәннәр дә, идеологиягә хезмәт итәрлек менә дигән җыр килеп чыккан. Моны кайчан, кем үзгәрткән – билгесез.
Ну, бу татарны! Нинди дә булса мәҗлес тәмамланганда минем:
«Стенада сәгать суга,
Унга да, тугызга да.
Бу дөньяда рәхәт тормыш
Телим барыгызга да», –
дип җырлый-җырлый саубуллашканнарын да ишеткәнем бар. Ялгышмасам, Пермь краеның Барда авылында шулай җырлыйлар иде. «Җырлы халыкның гомере озын була», – дисәм, бу бәлки «тәти сүз» булып кына кабул ителер. Ә бит нечкәли башласаң, җыр ул хәтта яшәү мәгънәсе кебек. Тарихта җәлилчеләрнең җырлый-җырлый эшафотка менүләре турында мәгълүмат бар. Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен искә төшерегез, оныткан булсагыз, яңадан кулыгызга алып бер укыгыз әле.
«Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны», –
дигән шигъри юллар сездә нинди уй-хисләр уятыр икән?
Акыл өйрәтәсе килми, тик менә бүгенге җырларның шактые көйсез, мәгънәсез, төссез булуы күңелне борчый. Хәер, мәгънәләре бар аларның һәм мәгънә асылда авылны сагынуга һәм мәхәббәт аңлашуга гына кайтып кала. Бәлки шуңа күрә күңелгә үтеп кермиләрдер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез