Моның өчен беренче баланы 30 яшькә кадәр табу һәм торакка мохтаҗ булу шарт.
Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче хатын-кызларга беренче баласы өчен 3 миллион сум алу мөмкинлеге булдырылган. Әмма берничә шарты бар: ананың яше 30дан артмаска, даими рәвештә шул төбәктә яшәргә һәм торакка мохтаҗ булырга тиеш. Бу хакта “РИА Новости” төбәк башлыгы Дмитрий Артюхов сүзләренә таянып яза.
 Миллионнарны 2025 елның 1 гыйнварыннан бирә башлау күздә тотыла инде. Артюхов әйтүенчә, киләсе елдан “Яшь гаилә” программасының эш принцибы үзгәртеләчәк. Әлбәттә, билгеле бер таләпләр кертелә. Беренче чиратта, яшь ата-аналар торакка мохтаҗ булырга тиеш. Төбәк башлыгы шулай ук түләүне ана капиталы белән бутарга ярамавын басым ясап әйткән.
 Төбәк хакимиятендә аныклап үтелгәнчә, 36 яшькә кадәр икенче һәм шуннан соңгы баласын табучылар торак алу өчен 1 миллион сумга исәп тотарга мөмкин. Игезәкләр туганда, акча күләме икеләтә арта. Торак капиталын дәүләт ярдәме нигезендә ташламалы ипотека программалары буенча торак сатып алу өчен беренчел кертем рәвешендә, шулай ук ипотека кредитын каплауга тотарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез