Газетага язылу

«Ир акча эшли, хатын гаилә учагын саклый»: кемнең урыны кайда?

«Ир акча эшли, хатын гаилә учагын саклый» дигән кагыйдәгә буйсынучы парлар кими бүген.

«Ир акча эшли, хатын гаилә учагын саклый»: кемнең урыны кайда?
Хәзерге хатын-кызлар армия сафларында хезмәт итәргә, Эверестка менәргә, мотоциклда йөрергә хыяллана. Ә ирләр арасында бала белән декрет ялында утыруны кулайрак күрүчеләр арта. Гүзәл зат балага наз бүләк итәр урында, ни өчен эшкә чыга? Гаилә башлыгы булып саналган ир-ат ни өчен аш-су бүлмәсендә кайнаша? Сәбәпләрне ачыкларга тырыштык.

Акчага карап, декрет ялына чыгасы

Ир-ат чәчәкләр үстерә, ә хатын-кыз эш кораллары кибетенә сукмак сала. Һәр өлкәдә дә шундый үзгәреш күзәтелә. Спортны гына алыйк. Гүзәл затлар катнашындагы боксны бер генә карамадык инде. Хатын-кызлар курыкмыйча армия сафларына да бара. Мисалга, 2025 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, 37 меңнән артык хатын-кыз РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

Хатын-кыз таксист, трактор иярләүчеләр инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Казанда такси чакырткан очракта көт тә тор: 10 чакыруның берсендә синең янга туктаган машина рулендә хатын-кыз булачак. Ярый, гүзәл затлар турында гына сөйләмик. Ир-атлар шулай ук хатын-кыз ролен еш үзләштерә. Бакчачылык белән шөгыльләнә, бәйли, бала караучы, өйгә килеп ашарга пешерергә, җыештырырга әзер торучы ирләр дә юк түгел. Камыр ризыклары пешерергә һәм кызларның чәчен үрергә өйрәткән ир-ат видеоязмаларын интернет киңлегендә күпләп табарга мөмкин. Өстәвенә Татарстанда бала карау ялын рәсмиләштерүче ир-атлар саны да соңгы 5 елда берничә тапкыр арткан, дип хәбәр итә ТАСС.

Казанда яшәүче Марс Хәлфин (исеме үзгәртелде. – Авт.) – декретта утыручы ир-атларның берсе. Хатыны эшли, ә Марс вакытын кызы Зәлидә һәм улы Зәмир белән уздыра. Олы кызларын балалар бакчасына илтсә, кечкенәсе белән бассейнга, массажга йөри. Өйдә балаларына кызыклы китаплар укый, ашарларына әзерли, өен җыештыра.

– Икенче балабыз туганчы, төзелеш өлкәсендә эшләдем. Хатыным – маникюр остасы, үз эше бар. Яшермим, ул миңа караганда күбрәк хезмәт хакы ала. Беренче балабыз тугач, ул декрет ялында утырса, Зәмир белән мин утырам дигән карарга килдек, – ди Марс. – Рольләрне алышу дип атамас идем мин моны. Күп очракта гаилә бюджеты турында уйлап эш итәсең бит. Синең хезмәт хакың әзрәк икән, күбрәк булганын саклап калу начар түгел, минемчә.

Марс балалар тәрбияләсә дә, өй проектлары, макетлар ясау белән шөгыльләнә. Ә хатыны Зәринә өйдә утырырга ярата торганнардан түгел, үз эше өчен янып тора. Нәкъ менә аңа гына теләп йөрүче клиентлар да байтак икән. Аларны саклап калу теләге мондый адым ясарга этәргән дә аны.

– Зәлидә тугач, ялда утырды хатыным. Ара-тирә эшкә чыгып керә иде анысы. Әмма минем ялга туры килгән очракта гына. Әти-әниләребез бездән шактый еракта яши, гел килеп йөри алмыйлар, ә баланы калдырырга кеше булмагач, эшләү кыен. Шуңа күрә Зәмир белән Зәлидәне мин карыйм, – ди гаилә башлыгы.

Хатын-кыз акча турында түгел, гаилә турында уйлаган

Бездә ашарга әзерләү, җыештыру кебек вазыйфалар хатын-кызныкы булып санала. Ир эштән кайтканда, балалар тук, йорт чиста булсын, дигән кагыйдәгә таянып яшәдек. Ире төп эшендә пешекче булса да, өйдә ашарга бары тик хатыны пешергән. Тарихчы Рәшид Амишев әнә шулай ди.

– Элек патриархаль шартларда яшәгәннәр. Җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә ир баш булган. Алар җитди һәм авыр эшләрдә катнашкан. Ә гүзәл затларыбызның төп эше – гаилә һәм йорт тоту булган. Хәтта ки сайлауларда да бары тик ирләр генә катнашкан. Җаваплы эшне хатын-кызга тапшырмаганнар, – ди тарихчы. – Европада либераль карашлар арту сәбәпле, хатын-кызлар ирләр белән тигез хокукларга ия булырга тиеш дигән кагыйдәне алга сөрү башлана. Бу караш Россиягә дә килеп җитә. Совет хакимияте урнашкач, дин кысрыклангач, хатын-кыз белән ир-атны тигезләргә тырышалар.

Капитализм да яңа эшче куллар таләп итә. Ә аларны каян алырга соң? Дөрес, хатын-кызларны эшкә чыгарып. Балалар – бакчага, ашау-эчү – ашханәгә, ә хатын-кызлар туку станогы янына «күчә». Нәтиҗәдә хатын-кыз ир-ат кебек үк җитештерүчегә әверелә һәм гаиләгә акча алып кайта башлый. Авыр эшнең хатын-кыз җилкәсенә төшүен ир-атларның күпләп вафат булуына да бәйли тарихчы.

– «Хатын» төшенчәсе «хуҗабикә» сүзе белән тигез дәрәҗәдә кулланылган. Бүген хатын-кызлар бу кысадан чыкты. Бүген алар хуҗабикә дә, эшче дә, ана да, хатын да. Хәзер ирләр дә йорт эшләрендә актив катнаша. Бер розетка кую белән генә чикләнми. Ашарга да пешерә, идәнен дә юа, бала да тәрбияли, – дип фикерли гаилә психологы Чулпан Галләмова. – Рольләрне алышу түгел, ә яхшыга омтылу, бер-береңне аңларга тырышу күзәтелә мондый гаиләләрдә. Тату һәм дус гаилә нигезен нәкъ менә шушылар тәшкил итә дә инде.

ФИКЕР

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә ирләрнең гаиләдә баш булуы турында әйткән. Һәр илдә бер президент, эштә бер идарәче, ә гаиләдә бер хуҗа була. Ахыргысы ирләргә җиңелрәк бирелә, чөнки күңелләре шуңа ята. Ир-ат сүз тыңлаганны, буйсынганны ярата. Буйсындырырга да. Хатын-кызда мондый сыйфат юк. Ир кеше гаиләдә баш түгел икән, димәк, ул рухи яктан көчсез. Укыганда, безнең курста бер кыз бар иде. Ул әтисенең ашарга пешерүе, өй җыештыруы хакында сөйли иде. Без укып бетергәнче, аның ата-анасы аерылышты, чөнки ир кешенең табигате үзгәрде. Хатын-кыз эшкә чыгарга тели ди. Атна-ун көн эшли дә: «Юк, миңа бармый бу эш», – дип үзе үк зарлана башлый. Ир кеше бу вакытта хатын-кызга салынган була, чөнки хатыны үзе шуңа өйрәткән. Хатын-кыз ире кебек булырга теләсә, аның тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Мин моны гарәп илләренә баргач сиздем. Андагы хатын-кызларда ниндидер нәфислек бар, алар Европа тормышына күчеп бетмәгән. Ә ирләргә охшарга тырышкан хатын-кызның җилкәсе киң, йөзе тупас, хәтта йөреше дә үзгә була.

Сораштыру

Сезнең гаиләдә эш бүленеше бармы?

Рамил Габдерәхимов, эшмәкәр:

– Акча эшләү ир-атның бурычы дип саныйм Әмма гаиләне тәэмин итәм дип, эштән кайткач диванга сузылып ятып булмый. Балалар да карыйм, ашарга да әзерлим, тузаннар да сөртәм. Хатын-кызның урыны – аш-су бүлмәсендә, дигән сүзләр актуаль түгел хәзер. Аларның болай да күренми торган эшләре җитәрлек, шуңа күрә гел ярдәмгә ашыгам. Тормыш иптәшем декрет ялына кадәр шулай ук акча эшләде, шуңа күрә бурычларыбыз бер дип уйлыйм.

Рәсим Низамов, Татарстанның халык артисты:

– Дөрес ниятләсәң, барысын да эшләргә мөмкин. Ир-ат кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу чыннан да шулай. Ир-ат хатын-кыз эшләгән эшнең барысын да эшли ала, бала гына таба алмый. Үземне белгәннән бирле мин гел хезмәттә. Гаиләдә бердәнбер бала булгангамы, күп эшне үземә генә башкарырга туры килә иде: утын әзерләү, бакчада казыну, су ташу... Хәзер дә эштән курыкмыйм. Ашарга да пешерәм. Күңел биреп эшләсәң, бөтен эшне башкарып була. Ашка иң беренче чиратта тәмләткеч түгел, ә күңелеңне салырга кирәк.

Сәрия Гыйләҗиева, тәрбияче:

– Ашарга пешерү, идән юу – хатын-кыз эшедер инде ул. Безнең табигатебез шундый: чисталык, пөхтәлекне яратабыз. Ир-ат бу эшләрне башкарса да, җанын биреп эшләми инде аны. Хатын-кыз бөтен эшне дә башкара: кадак та кага, суын да ташый, печәнен дә кертә. Трактор йөртә белмәсә, сәнәк белән булса да ташый ул аны. Ә ир-атларда мондый сәләт юк. Шулай да күп эшне бергәләп башкарабыз. Менә өй юарга тотындык. «Өйдә бер мин генә яшәмим бит», – дип, ирем белән балаларны да эшкә җиктем. Берсе түшәм юа, берсе гөл яфракларының тузанын сөртә, мин «командовать» итеп йөрим (көлә).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре