Газетага язылу

Кесәдән ага: ягулык бәяләре ник арта?

Бензин тагын кыйммәтләнгән! Соңгы арада рульдә йөрүчеләр арасында сөйләшүнең шул сүзгә барып тоташуы гадәти хәлгә әверелде. «Тимер ат»ка киткән ягулыкның да, акчаның да су урынына агуы күптән яңалык түгел анысы. Белгечләр моның берничә сәбәбен атый. Бензин бәясе сикерү аркасында электр, азык-төлек бәяләре дә артмасмы? Алга таба ни булыр?

Татарстанстат идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 сентябрьдә АЗСларда АИ-92 бензинының литры – 57,58 сум, АИ-95 неке 62,11 сумга җиткән. Дизель ягулыгы исә хәзер 68,02 сум булган. Шулай итеп, бер атна эчендә республикада 92 ле бензин – 1 сум 50 тиенгә, 95 лесе 1 сум 80 тиенгә кыйммәтләнгән. Дизель ягулыгы бәясе 68 тиенгә арткан.

Автобуска күчеп утырырга туры килмәгәе. Ялгызы гына ике бала үстерүче Регина Вәлиева шулай ди. Авырткан җиренә басканбыз булып чыкты. «ВТ» хәбәрчесе шалтыратканда, риелтор булып эшләүче ханымның машинасын ремонтка кертеп маташкан чагы иде.

– Әле соңгы тапкыр АЗСка кергәндә генә 56 сум 6 тиеннән бензин салган идем бит. Ни арада арттыралар соң аны?! Болай да бензинга атнасына өч мең сумга якын акча китә иде бит инде. Хәзер менә машинам бөтенләй кабынмый башлады. Анысы күпмегә төшәр? Балаларның укуы, фатир, коммуналь түләүләр өчен чыккан акчаны әйтеп тә тормыйм, – ди Регина.

Мамадышта яшәүче Минсур Вәгыйзов исә, унбиш ел буе ерак юлларга йөреп эшләгәч, ягулык бәяләре артуны көнендә үк сизгән. Тәҗрибәле машина йөртүче бу күренешкә күптән гаҗәпләнми икән.

– Бәяләрне күтәргән саен күтәреп торалар, халык эндәшми. Хакларның бер күтәрелгәч төшкәне юк әле. Бензин да кайчан да булса бер арзанаер дип көтүдән мәгънә юктыр. Ягулыкка күпме акча тотканымны санаган юк. Хәзер техникасыз ике кулсыз кебек. Беркая да җәяү йөрисе килми. Шуңа бензин бәясе күпме генә артса да, барыбер машинада йөриячәкбез инде, – ди Минсур Вәгыйзов.

Арту димәктән, бензин хаклары арту белән, гадәттә, азык-төлек, ут-су бәяләре дә өскә үрмәли. Әмма белгечләр, якын арада анысыннан куркырга кирәкми, дип тынычландыра. Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов сүзләренә караганда, бүген азык-төлек, электр энергиясе хакын тотып торган башка факторлар да бар. Бензин бәясе артуның исә берничә сәбәбен атый ул.

– Бензин бәяләре артуга иң беренче чиратта ягулыкка сезонлы ихтыяҗ арту йогынты ясады. Кагыйдә буларак, август-сентябрь аралыгында бензин куллану тагын да арта. Август аенда һава торышының гел үзгәреп торуы аркасында, быел урып-җыю эшләренең дә иң кызган чоры сентябрьгә туры килде, – ди белгеч. – Аннары акциз һәм салымнарның елдан-ел арта баруын да исәпкә алырга кирәк. Алар шулай ук бензин хакларына йогынты ясый. Трейдерлар гадәттә нефтьне берничә кварталга җитәрлек итеп күпләп алдан алып куя. Бу, билгеле, кредит акчасына эшләнә. Әмма быел күп кенә оешмалар алдан запас тупларга ашыкмады, Үзәк банк ставканы төшерер, ел азагына таба нефть бәясе дә арзанаер, дип көтте. Әмма бу өметләр акланмады. Шул рәвешле бензин бәясе дә артты.

Аның хакы моңа кадәр дә кесәгә шактый бәрә иде инде. Рәсми саннарга ышансаң, август башында республикада яшәүчеләр бензин өчен аена уртача 4685 мең сум акча тота икән. Чагыштыру өчен: Санкт-Петербургта яшәүчеләр моның өчен аена – 6006 сум, Мәскәү һәм Алтай халкы 5750 сум акчасын чыгарып сала. Күптән түгел «Сберспасибо» программасы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бензин өчен иң күп чыгымнар исә Чукотка автономияле округында (11 211 сум), Луганск Халык Республикасында (9190 сум) һәм Магадан өлкәсендә (8431 сум) теркәлгән. Татарстанда яшәүчеләр елның беренче алты аенда ягулык сатып алуга 14,5 миллиард сум акчасын сарыф иткән.

Ягулык беразга булса да арзанаермы? Россия автомобиль ияләре федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин моның бер генә юлын күрә.

– Барлык машина йөртүчеләр бер атнага булса да җәмәгать транспортына күчеп утырса, АЗСларда ягулык бәяләре төшүгә азмы-күпме ирешеп булыр, бәлки. Пандемия чоры бу ысулның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын раслады инде, – ди ул.

Белгеч фикере

Ирек Сөләйманов, Нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмалары ассоциациясе җитәкчесе:

– Без ягулыкны биржадан алабыз да, ягулык салу станцияләренә алып кайтып сатабыз. Ә биржада бәяләр үсә. Бензин бәясе арту иң беренче чиратта шуңа бәйле. Бензинга булган ихтыяҗ, нефть эшкәртүче заводларга тышкы көчләр йогынтысы, аларда ремонт эшләре башлануның да өлеше бар монда. Әмма шунысын да искәртеп үтәсем килә: Идел буендагы иң арзан бензин хаклары бездә. Республикада ул яктан тотрыклылык саклана. Якын киләчәктә күп кенә заводларда ремонт эшләре тәмамланып, вазгыять әкренләп уңайланыр, дип өметләнәбез. Биржада товар никадәр күп булса, аның бәясе дә шулкадәр түбәнрәк булачак. Икътисадның төп кануны шул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре