Хатын-кызның эше арткан чак: пәрдәләр салдырыла, келәмнәр алына, кулларда – мунчала. Заманасы шундый, үзең мәшәкатьләнәсең килмәсә, җыештыручы чакырт та акчаңны түлә. Хәзерге вакытта шәһәр генә түгел, авыл халкы да клининг хезмәтеннән файдалана башлады. Бер бүлмәле фатирны җыештыру – 8–15 меңгә, ә өй юу 15–35 мең сумга төшәргә мөмкин. Нәрсә бу: хатын-кызның рәхәткә чыгуымы, әллә вакыт җитмәүме? Анысын нәфис затларның үзләреннән сорадык.
Кадер арту
Балтач районында яшәүче Миләүшә Хәкимова башкачарак яшәргә өйрәнгән. Үзе әйтмешли, кадерен белеп. Соңгы биш елда өен җыештыручылар чакыртып ялт иттерә ул. Башта Казаннан ук килсәләр, хәзер районда да андый хезмәт күрсәтүчеләр бар икән.
– Без, авыл хатын-кызлары, болай рәхәткә чыгарбыз дип, кем уйлаган? Үзебезгә бераз җиңелрәк булсын дип тырышу инде бу. Ул вакытта гаиләгә дә игътибар күбрәк кала. Моңа кадәр гел үзем җыештыра идем. Хәзер дә тиктормыйм анысы. Әмма атна буе өй юып газапланмыйсың. Ике катлы бит әле ул. Чакырган кеше эшне бер көндә тәмамлый, – ди өч бала анасы. –Шәһәрдән килеп җыештыру һәрвакытта да сыйфатлы дигән сүз түгел. Кайберләре пөхтә итеп җыештырса, ярамаган тагын диебрәк эшләгәннәре дә булды. Ә акчаны алар сораганча түлисең. Бу инде аз түгел, 30–35 мең сум. Ерактан килгәч, юл чыгымнары да өстәлә. Ә менә район кызлары өйне 18 мең сумга юып китте. Моңа суыткыч, мич эчен чистарту керми әле. Җыештыручыларны елга ике тапкыр чакырырга тырышам.
Теләче районында укытучы булып эшләүче Лилия Кыямова елга бер мәртәбә келәмнәр юдырта икән. Баштарак моңа әллә ни исе китмәгән. Бер җаен тапкач, гел клининг компаниясенә бирәсе килә, ди. Эшләреннән канәгать.
– Үзебезнең дә юып караган бар. Юеш, кипмичә интектерә, әле тагын таплары да кала. Узган ел ике зур келәмне чистарттыру 7–8 мең сумга төшкән иде. Аның каравы ел буена күңелне сөендереп тора. Быел юдырмам, ахры, артык пычранмады. Акчам күбрәк булса, өй юучыларны да чакыртыр идем. Бик кызыгам, – ди ул.
Хатын-кызның төрлесе бар. Әнә Казанда яшәүче Зилә Гыйльманова барысын да үзе эшләү яклы. Җыештыручыга акча әрәм итәсе юк әле, ди.
– Бил бөгелгәндә, ничек үз өеңне башкалардан юдыртып була ул? Пычранмасын өчен көн саен сөртеп торырга кирәк. Өйгә чит кешене дә кертәсе килми. Гаиләнең җылысы югала кебек. Кияүгә чыкканга берничә генә ел булса да, мин шулай уйлыйм. Җыештыручыга биргән акчаны үзеңә матур кием яки чәчтарашка тотсаң, файдалырак дип саныйм, – ди риэлтор Зилә Гыйльманова.
Эшнең ояты юк
Җыештыручы дигәч, күз алдына кулына чүпрәк тоткан хатын-кыз килә, әлбәттә. Бу эшне егетләр дә башкара хәзер. Авылда да үз эшен ачып, башкаларга чисталык өләшүчеләр бар.
Теләчедә яшәүче Вафиннар юу-чистарту эшенә узган көздә генә тотынган. Әлегә районда аларга көндәшләр дә юк.
– Хатыным белән икәү бергәләп йөрибез. Казанга да чакыралар. Кечкенәдән әнигә булышып үстек. Өйне дә абый белән икәү юа идек. Шуңа күрә чүпрәк тотуның бернинди оятын да күрмим. Шәһәрдә хәтта ирләрдән генә торган бригадалар да бар бит, – ди Илнар Вафин. – Әле быел әллә ни заказлар юк. Күбрәк ремонттан соң чакыралар. Өй юулар бераз соңрак башланыр. Кар күп әле. Шулай да авылда атнага 1–2 кеше кызыксынып шалтырата. Химчисткабыз да бар. Казанда бер квадрат метрны 150 сумга җыештырсак, авылда – 130.
Булат Кәримов Cабадагы бер клининг ширкәтне җитәкли. Үз эшләрен моннан унике ел элек башлап җибәргәннәр.
– Беренче мәлләрдә, машина түбәсенә куеп, авыллардан юарга келәм ташый идем. Ул вакытта авылда андый нәрсәне белмиләр иде әле. Берсеннән күреп, икенчесе заказ бирә башлады. Авылы белән дә чистарттыралар хәзер. Алай арзанрак. Халыкны үзем өйрәттем. Элек кояшлы көннәр күп булгач, паласны коймада биш көн буе киптереп була иде. Хәзер төшкә кадәр аяз булса, кичкә таба яшенләп яңгыр ява. Дөрес, әле дә койма башында юучылар бар. Анда тузан сеңеп бетә, кибеп тә җитми. Саран ике мәртәбә түли, диләр. Андыйлардан бәяне икеләтә алабыз, – ди Булат.
Булат сөйләвенчә, гади авыл кешеләренең клининг чакыртырга әллә ни мөмкинлеге юк. Әйтик, ниндидер авыл җирлеге, оешма җитәкчесе, эшмәкәр чакыртырга мөмкин. Келәм, урын-җир ише әйберләрне исә чистартырга теләсә кем бирә ала. Оекбаштан башлап, бөтен нәрсәне юдырталар. Тәрәзә пәрдәләре, юрган, мендәр һәм башкасын. 100 квадрат метр өйне юу өчен ким дигәндә 15 мең сум түләргә кирәк. 18 мең сум пенсия алган авыл кешесенең андый мөмкинлеге юк. Акчагыз җитми дип, ярты диварын гына юып китеп булмый.
– Башта районда гына эшләсәк, хәзер ярты Татарстанга хезмәт күрсәтәбез. Ихтыяҗ булмаса, болай җәелеп китеп эшләп булмас иде. Әбиләрдән башлап, ресторан, кунакханә, хастаханә, «Ак Барс» хоккей клубы һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез, – ди ул. – Фатир җыештыруга да сорау зур. Бәяләр төрлечә. Келәмнең квадрат метрын – 300 сумнан, тәрәзәне 500 сум, 1 мең дип алыйк. Гадәти бер йортның квадрат метрын 150–200 сумнан җыештырабыз. Бәясе нинди хезмәт күрсәтүдән тора. Суыткычны чистартасы бармы, тәрәзәңнең тышкы ягына кул тидерәсеме, җиһазны күчерәсеме – барысын да исәпкә алабыз. Пенсионер, ветеран, СВОда катнашучыларның гаиләләренә бушлай да булышабыз. Акцияләр дә гел булып тора. Өч келәм юдыртасың икән, дүртенчесе бушлай.
Һәр кешенең үз көе дигәндәй. Син юган бар кешегә ошап та бетмәскә мөмкин.
– Ике кешенең берсе көйсезрәк булып чыга. Һәрберсенең үз таләпләре бар. Син 6 мең сумга келәмне пөхтә итеп юып бирәсең, ә ул синнән, өр-яңа булсын, дип сорый. Андые кибеттә генә була, дип аңлатам. Хаталарыбыз булса, чыгымын хуҗаларга түлибез. Судка кадәр барып җиткән юк. Автомат та ялгышкалый. Компьютер химияне дөрес бирмәскә мөмкин. Кайчак келәмне сатып алып биргән очраклар да була, – ди Булат.
Кеше ялкау түгел
Казандагы клининг ширкәте хуҗасы Ләйсән Камалетдинова әнә шулай ди. Көн-төн эшләгән кешенең өендәгесен карарга вакыты җитми. Төп сәбәпне шулай дип аңлата. Үзе бу эш белән ун ел шөгыльләнә икән. Командасына 12 кызны туплаган.
– Ун айлык сабыем булса да, өйдә генә утырмыйм. Баланы няня карап торган арада төшкә кадәр эшләп кайтам. Менә хәзер дә тәрәзә юып йөрим әле. 18 катлы йортларда да эшлибез. Биеклектән курыкмыйбыз. Иминлек кагыйдәләрен үтибез. Башкалага якын булгач, Теләче, Арча, Лаеш якларына да еш чакыралар, – ди 32 яшьлек Ләйсән.
Аның әйтүенчә, хәзер халык күбрәк тәрәзәләр юарга чакыра. Православ динендәгеләр Пасхага әзерләнә. Алар бәйрәм алдыннан өйләрен яхшы итеп юуны сорый.
– Яшь әниләр дә чакырта. Үземнең бала тугач, аларның хәлен яхшы аңлыйм. Балаңны карыйсыңмы, ашарга пешерәсеңме, кереңне үтүклисеңме – барысына да вакыт кирәк. Элек әниләрнең бөтен нәрсәгә дә өлгергәннәренә шаккатам. Керне дә кул белән юганнар бит. Заман үзгәрдеме – белмим. Без өйләрен җыештырган арада, кемдер тагын да күбрәк акча эшләп кайта. Кайберләре, ышанып, фатир ачкычларын да калдыра. Әйбер югалды дип әйтүчеләр юк. Бездә бәяләр дә арзанрак. Кайбер клининглар өч бүлмәле фатирны җыештыруга 100 әр мең сум акча сорый икән. Бездә исә ул 3–4 тапкыр очсызрак, – ди Ләйсән.
Рима Сафиуллина, Тәтеш районның «Ак калфак» һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмалары бүлекләре җитәкчесе:
– Көн буе эштә булганнарның өенә вакыты калмый. Командировкадан кайтып керә алмаучы җитәкчеләр, депутатлар бар. Мин үзем дә колхоз кырыннан кайтып керә алмыйм. Ирем – җитәкче. Яшермим, үзем дә әлеге хезмәттән файдаланам. Без – җитәкчеләргә эшкә килгән кешегә шартлар тудыру мөһим. Ә андый мөмкинлекләр өйдә дә булырга тиеш. Кеше көн-төн эшләп, ял итмәсә, ул бит эштән чыгачак. Россиядә, хатын-кызлар барысын да эшләргә тиеш, дигән фикер яши. Бу дөрес түгел. Өйдә дә, эштә дә шартлар булырга тиеш. Ялкаулыкка чыккан кеше клининг өчен түли алмый. Тырыш кеше барысына да өлгерә.
Гөлназ Әхәтова, клининг компаниясе җитәкчесе:
– Бездә кызу эш вакыты. Март аеннан ук өйләр юарга заказлар күп килә. Соңгы вакытта тәрәзә юарга да чакыралар. Байлар гына чакыра дигән нәрсә юк. Кемнеңдер вакыты җитми. Кемдер гомер буе үзе җыештырган, әмма сәламәтлеге какшап киткән. Без бар җирне ялтыратып китәбез. Кеше чисталык ярата бит хәзер. Районнарга да чыгабыз. Әле менә Чаллыга чакыралар. Командамдагы кызлар айга 80–150 мең сум эшли. Бәяне болай гына әйтеп булмый. Барысы да баргач күренә, йә инде алдан видеолар җибәрүне сорыйбыз. Пычрак фатирларга вакыт күп китә. Бер бүлмәле фатирны җыештыру – уртача 10 мең сум тирәсе. Өч бүлмәлесе биш меңгә кыйммәтрәк. Авылдагы агач йортларга 15–20 мең сум сорыйбыз.
Өй җыештыру хезмәте бәяләре* (сумнарда)
*Тәрәзә юу – 700–3000
*Келәм юу – 6000–8000
*Бер бүлмәле фатирда тузан сөртү, җиңелчә эшләр – 3 меңнән башлап. Генераль җыештыру – 10 000–20 000
* Өч бүлмәле – 15 000–30 000
*Авыл өен юу – 15 000–35 000
*ВТ хәбәрчесе белгечләрдән сорашып белешкән мәгълүматлар
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез