Узган атнада «ВТ» да «Язмышлар тукталышында» дигән язма басылып чыккан иде. Анда без Уфадан Саранскига эшкә дип чыгып китеп, күңелсез хәлгә юлыккан Айрат Нәбиевнең күргәннәрен бәян иттек. Барыр җире булмагач, Казандагы «Кеше приюты»на килеп урнашкан иде. Бер ел элек инсульт кичергәч, сул кулы начар эшли, сөйләме дә авырлашкан. Шулай да тормыш дип тырмаша ул. Приютта мунча ягучы булып эшли. «Уфага кайтырлык акча эшлисем, үз ягыма кайтасым килә», – дигән иде ул.
Язма дөнья күргән көнне үк Айратка ярдәм итүче табылды. Исем-фамилиясен әйтергә теләмәгән ханым укытучы булып эшли икән. Ул биргән акчага Уфа автобусына билет юнәттек. Редакциянең машина йөртүчесе белән Айратны приюттан барып алып, автобуска утыртып җибәрдек. Машинада барганда, Айратның приютта ачылып бетмәгән күңеле эреп китте, күзләренә яшь килде.
– Мин бит инде приютка эләккән көнне үк Башкортстанга китәсе кеше идем. Телефонымны сатып, шул акчага юлга чыктым. Таксистым яхшы кеше булып чыкмады. Мине ниндидер пычрак эшкә барырга өнди башлады. Аракы белән тәмәке хакына кол кебек йөриячәкмен икән. Качып диярлек төшеп калырга туры килде. Әле ярый, юлда бер йөк машинасы туктап утыртты. Кире Казанга кайттым, – ди ул. – Өйләнәсе калган икән дим хәзер. Гаиләм булса, мин болай йөрмәс идем. Акчага өмет итеп, читкә чыгып киткән булабыз да бер тиенсез кайтып егылабыз. Әле ярый, Җир йөзендә яхшы кешеләр күп. Минем хакта язганыгыз өчен сезгә рәхмәт. Юлыма акчасын биргән ханымга да озын гомер, сәламәтлек телим.
https://vatantat.ru/2025/05/170036/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез