Газетага язылу

Кеше туганда: дөньяга аваз салуны могҗиза дими, ни дисең?!

Тулгак газапларыннан котылып, нарасыеңны күкрәгеңә салуга, бәхет тулы күзләреңне аларга төбисең: «Рәхмәт, рәхмәт сезгә!» Хатын-кызның соңгы чиккә җитеп өзгәләнгән чагында терәк, дөньяга яңа кеше туу мизгелләренең мәрхәмәтле шаһиты алар – акушерлар.

Кеше туганда: дөньяга аваз салуны могҗиза дими, ни дисең?!
Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

Нинди хәлләр генә күрмиләр дә нәрсә генә кичермиләр. Кайбер вакыйгалар гомердә онытылмаслык истәлек булып кала. Әниләр көне уңаеннан изге һөнәр ияләре истәлекләре белән уртаклаша.

 Лилия ӘХМӘТШИНА

 Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге баш акушеркасы, хезмәт стажы – 36 ел.

 – Эшли генә башлаган еллар. Бала табу залында бер хатынны бәбиләтәбез. Ул чакларда булачак әни янында күбрәк акушерка белән санитарка була   иде. Шул ук залга тагын икенче хатынны алып керделәр, алар янына өченчесе дә өстәлде. Икесенең фамилиясе бер булуга игътибар иттек башта. Сизеп   торабыз, алар бер-берсенә чит кеше түгел, танышлар инде. Сорамыйча булдыра алмадым. «Сез туганнармы әллә?» – дим. Бу ике ханым каенана белән   килен булып чыкты! Бер үк көнне, унбиш-егерме минут аерма белән икесе дә кабат әни булдылар. Берсе ул, берсе кыз тапты. Олырак ханымга аеруча   авыр булгандыр. Туачак үз баласы өчен дә, улының сабые өчен дә борчылды ул. Бер гаиләдә икеләтә сөенеч...

  Кайвакыт, очраклы рәвештә, безнең эшне гап-гади кешеләргә башкарырга туры килә. Ял көнне дежур торабыз бервакыт. Иртә таңнан ишектә кыңгырау   шалтырый. Йөгереп барсак, яшь кенә бер егет басып тора. Күзләре шар кебек булган. Үзе туктаусыз тәмәке тарта. «Нәрсә булды?» дигән   сорауларыбызга җавап та бирә алмый, телсез калган кебек ык-мык килеп басып тора. Ишек төбенә үк китереп терәгән машинасына ишарәләп, нидер   аңлатмакчы була. Баксаң, тулгак тота башлаган хатын, ире өйдә булмагач, ярдәм сорап, күршеләренең ишеген шакыган. Кызык та, кызганыч та, әмма ул   хатын машинада ук бәбили башлаган. Егет нишләсен, ярдәм итүдән башка чарасы калмаган. Баланы ипләп кенә үзенең кофтасына төреп куйган. Аның калтырап торган куллары әле дә хәтеремдә. Бала да, әни дә тиз арада безнең карамакка күчте, ә теге егет үзенең нинди батырлык эшләгәнен аңлый да алмыйча, бераз тынычлангач, машинасына утырып китте.

Монысын да сөйлим әле. Моннан күп еллар элек дежур торган бер көнемдә «приемный»га бер хатын килгән. Эч авыртудан зарлангач, безне чакыртып алдылар. «Авырлы түгелме? Берәр чит ризык ашадыгызмы әллә?» – дибез. «Авырлы да түгел, чит ризык та ашамадым», – ди. Авыртудан каравыллар кычкыра инде. Табиб килде. «Аппендицит, ахрысы, миндә», – дип фаразлый пациентыбыз. Без сораулар биреп утырганда хатынның тулгагы башланмасынмы! «Бәбилим? Ничек бәбилим? Болай була алмый! Мин күптән балага уза алмый йөрим бит инде!» – дип, авыртуга караганда гаҗәпләнүдән ярсый. Шунда ук баласын тапты. Менә шулай да була. Ай саен авырлы түгеллеген исбатлаучы барлык билгеләре булса да, карынында бала җитлеккәнен белми дә калган. Могҗиза дими ни дисең?!

Айгөл ГАРӘФИЕВА, Арча районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру йорты акушеры, хезмәт стажы – 10 ел.

– Әле эшли генә башлаган еллардагы бер вакыйга гомергә истә калды. Бер хатын дүртенче баласын табарга килде. Өч уллары янына тагын бер малай көтәләр. Дөресрәге, булачак әни генә көтә. Баланың әтисе, дүртенче малай кирәкми дип, баладан баш тартты. Хатыны күпме генә көйләп, җайлап караса да, кыз дип хыялланган әтинең йөрәгендә боз эремәде. «Баланы йә калдырып чыгасың, йә өйгә үзең дә кайтма, алырга да килмим», – дигән. Мин – әле кияүгә дә чыкмаган, нечкә күңелле кыз бала, нык еладым шул чакта. Өч бала янына дүртенчесе сыймыймы соң инде?! Икесе дә исән-сау, тулы гаилә була торып, нинди йөрәк белән баланы калдырып чыгарга кирәк?! Кагыйдә буенча, андый балаларны Казанга, яңа туган балалар патологиясе бүлегенә озатабыз. 9 Май бәйрәмнәре алды иде ул. Андый вакытта бала, бәйрәм үткәнен көтеп, туган җирендә ята. Ялларым ял булмады, шул бала искә төшкән саен йөрәкләрем телгәләнде, еладым. Бәйрәмнән соң эшкә чыксак, теге хатын елмаеп басып тора. Барыбер күндергән ирен! Бөтен шартын туры китереп, каршылап, сабыйны өйләренә алып кайтып киттеләр. Миннән дә бәхетле кеше юк иде ул көнне!

Гөлфия БОРНАЕВА, Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе перинаталь үзәге акушеркасы, хезмәт стажы – 32 ел.

– Бер ханым, бераз авырый башладым бугай дип, иртән күренергә килде. Табар вакыты җиткән инде, хастаханәдә калырга куштык. «Юк, минем эшләрем күп, баламны мәктәпкә озатырга да өлгермәдем, кайтам, әле бүген генә тапмам», – дип, барыбер кайтып китте. Хатын-кызның шул булыр инде... Гел гаилә, балалар дип борчыла. Кисәттек бит! Өенә кайтып җитүгә, тулгагы башланган. Куркып, миңа шалтырата, табам инде, ди. Җитмәсә, ире дә өйдә юк. «Тиз бул, иреңне чакырт, тиз килеп җитегез!» – дим. Ярый ире якында гына булды, юлга кузгалдылар, тулгагы инде биш минут саен кабатлана башлады. Мин гел элемтәдә, телефоннан өйрәтеп торам. «Гөлфия, юлда табам бугай, каршыма килә тор», – дип ялына. Әмма ничек киләсең, юлда аймылышсак, вакыт кына югалтабыз. Бала табу йортында көтәргә булдым. Килеп җиткәндә инде бала туарга санаулы мизгелләр генә калып бара иде. Өске катка алып мендек, бала таптыру залына барабыз, ире арттан атлый, мин санитаркаларга кычкырам: «Кирәк-яракны әзерләгез, бала туарга тора!» Шундый матур итеп тапты ул хатын! Бездә, акушерларда, шулай дип әйтү гадәте дә бар әле.

Бер яшь кенә әни икенче баласын табарга килде. Авырып, тулгак вакытын санап әзерләнеп йөри, мин янында булышкалап торам. Бу ханымның телефонында гел нидер сөйләп тора. Кем беләндер сөйләшә дип уйлаган идем башта. Баксаң, ул «Спрячь меня» исемле төрек сериалы карый икән. «Сүндерик, борчымасын», – дигән идем. «Юк, Гөлфия апа, миңа шулай җиңелрәк, карыйм әле», – ди. Андагы ирләрнең чибәрлеге! Менә икәүләп шул сериалны карый-карый бала табарга әзерләнәбез. Ике сериясен караган арада орчык кадәр генә яшь әни 4 килограммлы бала табып та куйды! Ә теге сериалның калган серияләрен мин соңыннан карап бетердем.

Ләйсән ханым, Казандагы бер бала тудыру йортының чын исемен әйтергә теләмәгән тыйнак акушеркасы, эш стажы – 27 ел.

– Артык хисле ханымнар да, килеп керүгә бала тапканнары да, парлап бала тапканда иренең хәле китү дә булды... Тик барыбер эшли башлаган чордагы мизгелләр ныграк хәтергә кереп кала. Артык борчылганга, тәҗрибәсез, яшь булгангадыр, бәлки. Район хастаханәсендә эшләгән чакта бер хатын беренче баласын табарга килде. Без инде бала табу залында, менә-менә сабый туачак. Ут сүнде! Нишлисең, ут кабынганны көтеп торып булмый, бала инде дөньяга аваз салырга тора. Булган шәмнәрне кабызып, баланы шулар яктысында каршы алдык. Бала зур иде, әни кешенең бала тудыру юлларына зыян килде. Шәм белән яктыртып, тегү эшләрен дә төгәлләдек. Ул чакта нинди стресс кичергәнемне бөтен тән күзәнәкләре белән хәтерлим. Аллаһка шөкер, бала да сау-сәламәт, шундый шартларда да ярдәм күрсәтә алдыгыз дип, әни кеше дә рәхмәтле иде.

Гөлинә ШАТОБАЛОВА, Әлмәт шәһәренең балалар район хастаханәсе һәм перинаталь үзәге баш акушеркасы, эш стажы – 25 ел.

– Бу хатирәләрне хезмәттәшләр белән искә алган чаклар еш була. Лениногорскидан бер ханымны кабул иттек. Ике кызы янына тагын бер кыз табарга килгән. «Кемне көтәсез?» – дип кызыксынабыз. «Тагын бер кыз», – ди, малайлы була алмадык инде, дигән кебек. Кем булса да барыбер бит инде. Безнең өчен әнинең дә, баланың да исән-сау булулары, аларның кавышулары мөһим. Ике УЗИда да табиблар кыз туачагын раслаган, исем дә уйлап куйганнар, әлбәттә. Әмма дөньяга, күкрәк тавышлары белән кычкырып, түп-түгәрәк малай туды! Барыбыз өчен дә бик зур сөенеч булды!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре