Мексикада бер кеше кош гриппын (H5N2) йоктырган. Дөньяда тәүге шундый очрак бу. Сырхау вафат булган. Чирнең башкаларга таралу куркынычы юк диярлек. “ТАСС”, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.
“Лабораториядә расланган тәүге шундый очрак бу”. – дип билгеләп үтелгән оешмада.
 ВОЗда әйтелгәнчә, вирус йоктыру чыганагы табылмаган әле. Шул ук вакытта Мексикада йорт кошларында H5N2 вирусының табылуы мәгълүм. Хәзерге вакытта илнең сәламәтлек саклау органнары чирнең кайдан һәм ничек йокканлыгын билгеләү өчен тикшерү үткәрә.
 Кош гриппыннан вафат булган кешегә 59 яшь булган. Ул Мехико штатында яшәгән. Йорт кошлары яки башка кош-корт һәм хайваннар белән берничек тә аралашмаган. Туганнары әйтүенчә, вирусның кискен билгеләре пәйда булганчы, өч атна буе башка авырулары сәбәпле урыннан тормыйча яткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез