Бөтен кеше дә акча эшләргә тырыша. Акча юнәтү – һәркемнең иң мөкаддәс бурычы. Нинди юллар белән табуың да мөһим түгел хәтта, адәм талапмы, урлапмы – әгәр акчаң күп икән, сине кичерәләр, хөрмәт итәләр. Кешеләр арасында матур булып күренү өчен акчаң күп булу мөһим. Әйе инде, син кыйбат хакка төрле бизәнгечләр алырга, кыек-мыек җирләреңне төзәтергә, кайда – сөяк, кайда силикон кыстырырга, төрле операцияләр ясатып, матурланырга мөмкинсең. Әмма боларның берсен эшләмәгән хәлдә дә акчалы килеш син башкалар арасында матуррак булып күренәчәксең. Чөнки мөлкәт күплеге ул бүтәннәрнең күзен томалый, рухи гына түгел хәтта физик гариплегеңне дә күзгә күренмәслек дәрәҗәгә җиткерә. Бүгенге чорның иң зур могҗизасы – акча.
Кешеләр акча эшләргә тырыша. Бөтен нәрсәдән дә. Яшелчә-җимеш үстереп саталар, мал симертеп саталар, дусларын-якыннарын саталар… Кеше кесәсендәге акчаны үзләренекенә күчерүнең төрле юлларын эзлиләр. Әллә күпме галимнәр, фәнни оешмалар шул максат өчен эшли. Алар адәм баласының табигатен өйрәнә, шуңа ярашлы реклама, сәүдә итү ысуллары уйлап чыгара… Зур дәүләтләр дә, кечеләре дә шулай яши. Хәтта цивилизациядән читтәрәк урнашкан утраудагы адәм балалары да шуңа омтыла.
Бер утрауда яшәүче кеше күрше утрауга барып эләгә дә анда сыңар күзле адәмнәр яшәгәнлеген аңлый. Башта курка бу. Берәр төрле гариплек түгелме икән, дүрт саны төгәл кешенең күзләре дә икәү булырга тиеш бит, адәм баласы сыңар күзле була алмый, дип уйлый. Күзәтеп йөри. Чынлап та монда барысының да бер күзле икәненә төшенә. Чир түгелме икән? Чир булса, йогышлы түгелме? Беренче күргәндә һәр яңалык куркыныч булып тоела бит инде. Хәтта гариплек кебек булып тоела. Ләкин бу беренче күрүдә генә шулай. Күбрәк карарга кирәк. Күбрәк күргән саен, теләсә кайсы гариплек гадәти хәлгә әверелә бара, көн саен, минут саен очрашып торсаң, ул хәтта нормага әйләнә. Теге адәм дә аңлый инде, боларның сыңар күзле булуы гариплек тә, чир дә түгел – бу хәленнән беркем дә интекми, бу – норма.
Шуннан бу шушы утрауның берәр кешесен тотып, үзләренә алып кайтырга уйлый. Сыңар күзле кеше сенсация бит инде. Һәртөрле фаҗигаләргә мөкиббән китеп, кан коелган урыннарга җыелышып тамаша кылырга яраткан адәм балалары өчен сыңар күзле кеше могҗиза кебек күренәчәк. Аның турында газета-журналлар язып чыгачак, телевидение күрсәтәчәк, хәтта гади узгынчылар үз мәшәкатьләрен – чирле әниләрен, имчәк сорап елап яткан сабый балаларын, юл чатында көтеп торган сөйгән ярларын онытып, видеога төшерә башлаячаклар. Бөтен социаль челтәрләрне сыңар күзле кеше белән кочаклашып төшкән селфи-сурәтләр тутырачак… Ә бу – акча чыганагы дигән сүз. Сыңар күзле кешене урам буйлап күрсәтеп кенә йөрсәң дә, күпме кеше җыелачак. Ә инде берәр мәдәният сараенда аның белән очрашу оештырганда, менә монда инде тулы заллар җыярга, атналар-айлар буена аншлаг ясап ятарга мөмкин. Бу бихисап акча китерәчәк. Акча китерә икән, димәк, файдасы бар. Димәк, сыңар күзле кешене үз утравыңа алып кайтып күрсәтү кешелек дөньясы өчен ис-акылың китәрлек файда ясау да булачак.
Урлый бу адәм сыңар күзле кешене. Яшь, чибәр һәм сыңар күзле. Суга төшкәнен көтеп тора да, башына сугып исәңгерәтеп, аяк-кулын бәйләп куя. Теге адәм һушына килгәч, ялварырга тотына инде:
– Ярый, китәм мин синең белән, бу утрауда да бик рәхәт күргәнем юк, чистый ялыктым. Җир читенә дисәң, шунда олагырга да ризамын, – дип йөз суы түгә. – Тик син аяк-кулларымны гына ычкындыр һәм туган-тумачам белән хушлашу мөмкинлеге бир. Шушы соңгы теләгемне генә үтә. Аннан соң мин гомерем ахрынача бары тик синең карамакта гына булырмын: теләсәң, улың итәрсең, теләмәсәң, колың итәрсең.
Теге адәм ризалаша инде. Аяк-кулын чишеп, туганнары янына җибәрә. Тик бераз шикләнеп, качып-фәлән китмәсен дип, үзе дә моның артыннан бара. Туганнары шатланышалар хәзер, шау-гөр киләләр. Һәм бер мәлне агач артына посып күзәтеп торган ике күзле кешене күреп калалар. Шундук эләктереп алалар тегене. Сыңар күзле булсалар да, болар да адәм баласы бит, болар да акча эшләргә тели. Сыңар күзлеләр утравында ике күзле кеше ул гадәттән тыш хәл бит инде. Ике күзле кеше – сенсация! Һәртөрле фаҗигаләргә мөкиббән китеп, кан коелган урыннарга җыелышып тамаша кылырга яраткан адәм балалары өчен ике күзле кеше могҗиза кебек күренәчәк. Ике күзле булу берәр чир, я гариплектер инде, бәлки. Тик акча китерә торган һәр чир – сәламәтлек, һәр гариплек – гүзәллек. Гомумән, акча ул – могҗиза! Моны сыңар күзлеләр дә белә…
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез