Кешеләр ит урынына бөҗәкләр ашый башларга мөмкин булуын фаразлаганнар

Киләчәктә Җир йөзендәге кешеләр ит урынына бөҗәкләр ашый башламагае.

Һәрхәлдә, Италиянең Терамо университеты галимнәре шулай дип фаразлый. Кырмыска, чикерткә кебек бөҗәкләрдә файдалы матдәләр без көндәлек тормышта ашарга гадәтләнгән иткә караганда да күбрәк, дип раслый алар. Баксаң, бөҗәкләр бик яхшы аксым, минерал, витамин чыганагы була ала икән. «Күбәләк организмындагы антиоксидантлар күләме әфлисун согы белән зәйтүн маендагыга караганда да күбрәк. Суалчаннар исә организмда яман шеш китереп чыгара торган химик процессларны булдырмаска сәләтле», – диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә. Рәсми мәгълүматларга ышансаң, бүген Җир йөзендә 2 миллиард кеше көндәлек тормышта бөҗәкләр белән дә туклана икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре