Дүшәнбе шәһәрендә башка кешеләргә ВИЧ-инфекцияне белә торып йоктыруда шикләнелгән 10 кешене тоткарлаганнар. Бу хакта шәһәр Эчке эшләр идарәсе хәбәр итте.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, шикләнелүчеләрнең гамәлләреннән 60тан артык кеше зыян күрергә мөмкин.
Әлеге факт буенча Тәҗикстан Җинаять кодексының 125нче маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Эш материаллары инде судка җибәрелгән. Гаепләре расланган очракта, тоткарланганнарга өч елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез