Татарстан хакимияте кешеләрнең сәрхушме-юкмы икәнен ачыклау максатында медицина тикшерүе уздыру өчен тестлар, реактивлар һәм кирәкле материаллар сатып алуга 9,2 миллион сум җибәрәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акча Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркологик диспансеры клиник-диагностика лабораториясе эшен тәэмин итүгә җибәреләчәк. Лабораториядә кешенең организмында хәмер, наркотик һәм психотроп матдәләрнең булу-булмавын ачыклау өчен биологик үрнәкләр тикшерелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегәсәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез