Газетага язылу

КФУ бюджет урыннары буенча Россия вузлары бишлегенә кергән

Казан федераль университеты бюджет урыннарының саны буенча Россия югары уку йортлары бишлегенә кергән. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Гомумән алганда, яңа уку елына Россия югары уку йортларында 620 меңнән артык бюджет урыны каралган. Төбәкләрдәге вузларга барлык бюджет урыннарының 70% туры килә.

Бюджет урыннары «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электро - һәм җылылык энергетикасы», «Биология фәннәре», «Электроника, радиоэлектроника һәм элемтә системалары», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Математика һәм табигый фәннәр», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре»юнәлешләрендә арткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре