КФУның Алабуга институты «Вузлар – фронтка» акциясе кысасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыюны игълан иткән. Моннан тыш хәзер мәктәп укучылары СВОда катнашучылар өчен теплицада суган һәм яшел тәмләткечләр үстереп, окоп шәмнәре ясаса, студентлар юрганнар тегә, маскировка челтәрләре үрә. Бу хакта мәгариф учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел КФУның Алабуга институтына СВОда катнашучыларның 9 баласы укырга кергән. Көллияткә 5 кеше алынган. 3се – бюджет урыннарына («мәгълүмат системалары һәм программалау»), икесе – түләүле бүлеккә («логистикада операцион эшчәнлек»). Алар КФУ ректоры боерыгы чыкканнан соң бушлай укуга күчереләчәк. Моннан тыш бакалавриат программасы буенча югары белем алу өчен 4 кеше бюджет урыннарына кабул ителгән. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы 3 кеше көллият һәм институтка кергән. Алар «юриспруденция», «физик культура һәм өстәмә белем бирү», «энергетика системаларын автоматлаштыру» юнәлешләре буенча укыячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез