КФУның тулай торакларында яшәү хакы өч тапкыр арта

Казан федераль университетының тулай торакларында яшәү хакы кискен артачак. Ул өч тапкыр үсәргә мөмкин.

“АиФ-Казань” башка чыганаклар мәгълүматларына таянып язганча, яшәү хакы, тулай торак бинасының кайда урнашканлыгына карап, 1 500-1 700 сум тәшкил итәчәк. Студентларга Универсиада авылында яшәү иң кыйммәткә төшәчәк. Кызыл Позиция һәм академик Губкин урамнарындагы тулай торакта яшәүчеләр азрак түләячәк. Шул ук вакытта яшәү хакы түләп укучылар өчен дә, түләмәүчеләр өчен дә бер үк төрле булачак.
Басма билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән рәсми боерык чыгарылмаган әле. Әмма документны вуз ректоры имзалаган инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре