Россиядә уенчыклар һәм компьютер уеннарына бердәм стандартлар кертергә җыеналар. Яңа ГОСТ, балалар товарларыннан алып, фильмнар һәм мультфильмнардагы персонажларга кадәр, аларның тышкы бизәлешен һәм кыяфәтен билгеләргә тиеш. Тәкъдим Дәүләт Думасында узган “түгәрәк өстәл”дә каралган, дип яза “ТАСС”.
Хәзер документ килештерү һәм экспертиза стадияләрен уза.
Думаның Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Яна Лантратова әйтүенчә, бүгенге уенчыклар кайвакыт чит кыйммәтләрне “тагып”, балаларны Ватанны яратудан читләштерә. Аның әйтүенчә, аеруча Mattel кебек халыкара брендлар продукциясенә кагыла бу. Лантратова фикеренчә, Enchantimals һәм Monster High ише курчаклар балаларда үлем һәм агрессия культы булдырып, курку хисенә, психик тайпылышларга китерә. Ул Сергиев Посадта уенчыклар уйлап табу, эшләү һәм аларның психикага йогынтысын бәяләү белән шөгыльләнердәй уенчыклар институтын булдырырга тәкъдим иткән.
Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкая сүзләренә караганда, илдә уенчыкларга санитария экспертизасы гына түгел, психологик экспертиза да кирәк. “Зәңгәр албасты” яки “ыржайган албасты”ларны сату күләме санаулы атналар эчендә миллионнарча тапкыр арта. Исемнәрен махсус әйтмим, аларны телгә алу рекламага әйләнә”, – дип билгеләп үткән ул. Аның фикеренчә, яңа кагыйдәләр кертелгәч, кибет киштәләреннән табутчыклар һәм унитаздан атылып чыгучы башлар юкка чыгачак.
Исегезгә төшерәбез: “Роскачество” 2022 елда киң таралган “Хагги Вагги” йомшак уенчыклары сыйфатына тикшерү уздырган иде. Нәтиҗәдә уенчыкларның 89 процентының санитария нормаларына туры килмәве ачыкланды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез