Тикшеренүләр күрсәтүенчә, сатучыларның 75 проценты соңгы өч айда нәкъ менә электрон мәйданчыкларны өстен күргән. Анда барыннан да бигрәк электроника һәм гаджетлар, аксессуарлар, кием-салым һәм машиналарга запас частьлар күп сатыла. Ә менә традицион сату икенче планга күчеп бара: сатучыларның нибары 6 проценты гына кибет тота, ди белгечләр.
– Без базарда ун елга якын эшлибез. Бервакытта та сату ноктасы булмады, – ди милли киемнәр һәм аксессуарлар тәкъдим итә торган бренд хуҗасы Татьяна Яшина. – Товарларны бары тик социаль челтәрләр аша күрсәтәбез дә, заказларны мессенджерлар аша кабул итеп, Казандагы тапшыру пунктына китерәбез яки почта аша башка шәһәрләргә җибәрәбез. Безнең инде үз сатып алучыларыбыз бар, яңалары да өстәлеп тора.
Аның сүзләренчә, эшли башлаган елларда сатып алучылар азрак булган. Тора-бара ассортимент та төрләнгән, сатып алучылар да күбәйгән.
– Эшебезне сәүдә ноктасында оештыру уе бездә дә бар иде. Тик безне канәгатьләндерә торган бина таба алмадык. Ә хәзер инде бу турыда уйлаганыбыз да юк, чөнки кибетләре булган танышларыбыз, киресенчә, ябыла яки онлайн сатуга күчә. Быел чыгымнарыбыз артты, сату да авырдан бара. Ә кибет ачкан очракта, чыгымнар тагын да артачак һәм бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачакбыз. Әлегә бер нинди товарга да бәяне күтәрмәдек. Хәтта дүрт ел дәвамында хаклары үзгәрешсез торган товарлар бар. Шулай булуга карамастан, сату шактыйга кимеде. Күрәсең, халыкның сатып алу мөмкинлеге авырлашты. Шулай да безнеке кебек милли продукция сата торган кибеткә берничә төрле товарларыбызны куйгалыйбыз. Анда бәяләр якынча 25 процентка кыйммәтрәк, – ди Татьяна.
Балтач районының Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиева ярымфабрикатлар, роллар әзерләп сата. Ике ел элек кибет тә ачканнар, тик анысын ябып, бары тик электрон сәүдәгә генә күчәргә мәҗбүр булганнар.
– Кибетебез өч ел яхшы эшләде. Дөньялар тынычсызлангач, хәлләр авырлашты. Шәхси эшмәкәр булган чакта түләгән салымнар, чыгымнар, аренда бәясе турында уйлаганда гына да чәчләрем үрә тора, – ди ул. – Авылда бер кибет булган очракта гына эшне алып барып була. Яки табыш алыйм дисәң, өч кибетең булу кирәк. Хәзер үзебез җитештергән ризыкларны социаль челтәрләр аша гына сатам. Күрше Чепья авылында роллар ясый торган бер урыныбыз бар, аннан да килеп алып китәләр. Балалар аша Казанга да күп җибәрәм. Боларга өстәп, мастер-классларым да бар. Тугыз ел дәвамында шактый тәҗрибә тупладым инде. Тик быел сатып алулар бик нык кимеде. Узган ел белән чагыштырганда аерма шактый нык сизелә. Сәбәбен нәрсәгә бәйләргә дә белмим. Бәлки кешеләр билләрен кысыбрак бәйли башлагандыр.
Чулпан, хәзер халык кибеткә сирәк йөри, дигән фикерен дә әйтте.
– Кибет тотуның файдасы юктыр, дип уйлыйм. Күпчелек кеше кием-салымны маркетплейслардан, кибетләрнең үз сайтларыннан гына ала. Хәзер ризыкны да шуннан гына алучылар арта. Шуңа күрә сатуның интернетка күчүенә аптырыйсы юк, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез