Кибет түшәме кешеләрнең өстенә җимерелеп төшкән

Санкт-Петербургның “Фрукты – и точка” кибетендә түшәмнең бер өлеше җимерелеп төшкән. Зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәл булган урынга шундук коткару хезмәтләре килеп җиткән. Бу хакта “НТВ” каналы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, түшәм җимерелүнең сәбәбе кибет өстендәге катта ремонт эшләре үткәрелүгә бәйле. Сәүдә ноктасы хезмәткәрләре бу хәлне нәкъ менә шуннан күрә.

Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча идарәсе “Төзелеш эшләре һәм башка эшләр башкарганда иминлек кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча тикшерү башлап җибәргән. Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре