Газетага язылу

Кибеттә ризыкны кабып карарга ярыймы?

«Магнит», «Пятерочка» ише кибетләренә кергәч, кәнфитне, печеньены авыз итеп карарга ярыймы? Сүз төргәкләрдә булмаган, тартмаларга салынган, өсте ачык ризыклар турында бара. Бу инде сыйфатын гына түгел, тәмен белер өчен дә кирәк. Бу караклык булып саналмыймы? Сатып алучының тәмләп карарга хокукы бармы?» – дип сорый Казаннан укучыбыз Сиринә Кәримова.

Розалия Арсланова, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы:

– Кабып караганнан гына берни дә булмас әле, дип уйларга кирәкми. Акча түләгәнче, товар кибетнең милке санала. Азык-төлекне рөхсәтсез тәмләп карау вак урлашу буларак бәяләнергә мөмкин. Штраф күләме исә сез күпме ризык ашауга бәйле. Әгәр зыяны бер мең сумга кадәр җитмәгән икән, сезгә моны биш тапкыр арттырып түләргә туры киләчәк. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга яки мәҗбүри эшләр эшләтергә дә мөмкиннәр. Әгәр инде ашаган кәнфитләрегез күбәеп китсә, җинаять җаваплылыгына да тартылуыгыз бар. Әгәр кибетче үзе авыз итеп карарга тәкъдим итсә, монысы – икенче мәсьәлә. Кайбер зур булмаган кибетләрдә, базарларда мондый тәҗрибә бар. Кагыйдә буенча, сез башта акчасын түләргә тиеш. Чегын алгач кына, дәгъва белдереп, акчасын кире кайтарып яки товарны алыштырып була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре