Мобилизациягә эләгеп, махсус операция зонасына киткән вакытта «Киек каз юллары» җырын башкарып популярлашкан Артур Хәсәнов турында күптән хәбәр юк иде. Ниһаять, сөенечле яңалык бар: ул исән-сау, аңа Яңа елны туган ягы - Башкортстанда каршылау насыйп булган.
Артур ике атнадан артык яллардан соң кабат махсус операция зонасына киткән. Бу хакта «Татар эстрадасы» төркеме хәбәр итте.
Җырчының сөенечле яңалыгы да бар: Яңа ел алдыннан гына ул IV дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән.
Мондый бүләк батырлык һәм югары хәрби осталык күрсәткән кече офицерларга бирелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез