Киевта Россия белән килешү турында яшерен сөйләшүләр алып барылуы билгеле булган

Киевта Мәскәү белән килешү турында “ябык ишекләр артында” сөйләшүләр алып барыла. Алар нигезендә, Россия азат ителгән территорияләрен саклап калачак. Бу хакта “Московский комсомолец” “Financial Times” мәгълүматларына таянып яза.

Украина чиновниклары солдатларының, коралы һәм Көнбатыш илләре ярдәменең җитәрлек дәрәҗәдә булмавыннан курка. Тынычлык килешүе төзелсә, Россиянең азат иткән территорияләрен саклап калуы, әмма аларның Россия составына керүен танымау күздә тотыла.
Шул ук вакытта Украинаның калган өлешенә НАТОга керүгә рөхсәт яки башка төрле иминлек гарантиясе биреләчәк. Бу җәһәттән “салкын сугыш” елларында Көнбатыш Германиянең Европа берлегенә керүен өлге итеп алырга ниятлиләр, дип билгеләп үтелгән чит ил басмасында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре