Кияүгә чыгам дип, 2 миллионнан артык акчасын югалткан

35 яшьлек ханым, кияүгә чыгам дип, 2,6 миллион сум акчасыннан колак каккан.
Нязепетровск шәһәрендә яшәүче хтын-кыз банкта эшләгән. Югары белемле, дөнья күргән кеше булса да, мәхәббәт аның күзләрен сукырайткан. Ул ике ел дәвамында бер дә күрешмәгән булачак киявенә акча күчереп торган.

Кияү белән ул Инстаграмда танышкан. Стив Брайн аңа үзенең Америка Кушма Штатлары армиясе хәрбие булуын язган. Ике арадагы язышулар алар арасындагы сөю тулы хатларга әверелгән. Булачак кәләш үлеп гашыйк булган. Ә ир-егет аңа тизрәк отставкага китәргә теләве, ә моның өчен өйләнергә кирәклеге турында язган. "Хезмәт иткән" урыныннан бер фото да җибәрмәгән, имеш, хәрби сер.

Сөйгәне тизрәк янына кайтсын өчен хатын аңа даими акча күчерә башлаган. Бу акчалар төрле белешмәләр җыю, документлар алу өчен кирәк, дип аңлаткан аңа кияве. Юлына да кирәклеген язган.

Гашыйк "кәләш", акчасы гына җитмәгәч, банктан кредит алган. Тик күпме генә көтсә дә, "кияве" аның янына кайтмаган, ә бөтенләй югалган.
Тикшерү барышында хатларның Төркиядән килеп торуы ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре