"Киләчәк уеннары-2025" Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак

"Киләчәк Уеннары"ның фиджитал-чемпионаты 2025 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак. Бу хакта проект җитәкчесе Игорь Столяров сөйләде.

Столяров хәбәр иткәнчә, "Киләчәк Уеннары" сериясенең киләсе ярышын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кабул итәчәк. Мультиспорт турниры турында башка нечкәлекләр әлегә юк.

2024 елда "Киләчәк Уеннары" тамашасы 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда LAN-форматта узды. Проект җитәкчесе сүзләренчә, турнир 2,8 млрд тан артык карау җыйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре