«Киләчәк уеннары»на билетларның 73 проценты сатылып беткән

Казанда узачак “Киләчәк уеннары” халыкара турнирына билетларның 73 %ы сатылып беткән инде. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Оештыручылар барлыгы 80 мең билет чыгарган. Министр әйтүенчә, проект яңа булса да, аңа тамашачыларның да кызыксынуы бик зур. Турнирның кайбер ярышларына инде билетлар бөтенләй сатылып беткән икән.
Искәртеп үтик: «Киләчәк уеннары» халыкара спорт чарасы 21 февральдән алып 3 мартка кадәр Казанда узачак. Уеннарда барлыгы 107 илдән 277 команда катнашачак. Акчалата приз фонды - 10 млн доллар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре