Белгеч искәртеп үткәнчә, 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясе түбәндәге шартлар үтәлгәндә билгеләнергә мөмкин: хатын-кызларга – 59 яшькә, ир-атларга – 64 яшькә җитү, 30 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК), 15 еллык иминият стажына ия булу.
2026 елда 1 ИПК бәясе 156,76 сумга (быел – 145,69 сум), ә пенсиянең төп өлеше 9584,69 сумга ( быел – 8907,70 сум) җитәчәк.
“Картлык буенча иминият пенсиясенең билгеләнгән минималь күләме юк, әмма аны исәпләп чыгарырга мөмкин”, – дип өстәгән эксперт.
Шул рәвешле киләсе елда 30 индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе 14 287,49 сум тәшкил итәчәк. Быелгы күрсәткечләргә караганда 7,6 процентка, ягъни чама белән 1 мең сумга күбрәк сан бу, дигән Балынин.
Белгеч шулай ук эшләмәүче барлык пенсионерларга, кереме төбәктә яшәү минимумы күләменә җитмәгән очракта, пенсиясен шул минимумга җиткерү өчен, социаль өстәмә билгеләнүен искә төшергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез