Табибларның, педагог, социаль хезмәткәрләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм кайбер дәүләт хезмәткәрләренең эш хакы арта.
Россиядә киләсе елның 1 гыйнварының бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 13,2 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә таянып яза.
 Шулай итеп, табиблар, педагог, социаль хезмәткәрләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм кайбер дәүләт хезмәткәрләренең эш хакы күләме үсәчәк. Шулай ук МЧС, Росстандарт, Роспотребнадзор һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә күбрәк акча ала башлаячак.
 Депутат әйтүенчә, әлеге карар кабул ителгән бюджетта чагылыш тапкан инде. Шул ук вакытта судьялар, депутатлар һәм сенаторларга бу индексация кагылмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез