Киләсе елга “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумын августта үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында әйтте.
“Без үзара киңәштек тә, киләсе елга форумны августта, Казанда җылы, рәхәт, табигать матур булган вакытта үткәрергә булдык. Якынча 17-18 августта”, – диде республика башлыгы.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Кытайда климат безнекенә караганда җылырак. Шуңа күрә җылыдан салкынга бик үк чыгып китәсе дә килми. “Ә менә җәй көне бездә рәхәт кенә булачак, сезне каршы алырга шат булачакбыз”, – диде Рөстәм Мңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез