Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр эсселек көтелә. Явым-төшем юк.
Шимбә – 20 августта көндез термометрның терекөмеш баганасы +24...+29 градусны күрсәтәчәк. Төнлә суыта: +7...+9 градус. Якшәмбе – 21 августта көндез һава температурасы +25...+30 градуска җитәчәк. Төнлә дә җылы: +13 градуска кадәр.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 22–23 августта республикада явым-төшемсез эссе һава торышы саклана. Көндез +27...+32, төнлә +9...+14 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез