Кильдураз-Коштавылы юллы булды

Апас районының Кильдураз – Коштавылы авылы арасына юл салынган. Апас районының 95 еллыгына зур бүләк булган ул. Әлеге 2 чакрым юл өчен 110 миллион сум акча тотылган.

– Авыл өчен зур вакыйга. Рәхмәтебезне кычкырып рәхмәт әйтәсе килә. Иң авырткан җир иде ул. Җыелышлар шушы проблема белән башлана, шуның белән бетә иде. Килгән һәр җитәкчегә ике авыл арасына юл кирәк дип әйтеп тордык. Шөкер, безне ишеттеләр. Без моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгына рәхмәтлебез, – ди Коштавылы җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров.
Актык елларда юл бик ватылып беткән була. Быел май аенда башланган эш, тиз арада тәмамланган.
– Авылга район башлыгы Айрат Җиһаншин килгәч, юл ясарбыз дип вәгъдә бирде. Әле дә күңел ышанмый. Безнең авыл кебек юлга мохтаҗ җирләр юк түгел. Бәхетебезгә, юллы булып куйдык. Моның өчен район башлыгына чиксез рәхмәтлебез. Авыллар яшәсен, авыл кешесенә уңайлыклар булсын өчен бик тырыша, – ди авыл имамы Ислам хәзрәт. – Авыл халкы тигез юлдан йөрсен өчен читтәге якташлар да тырышты. Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте әгъзаларына да рәхмәтебез зур. Алга таба да авыл белән шәһәр арасын бары тик тигез юллар тоташтырсын.
Әсгать Гыйсмәтуллин күп еллар машинада җилдерә. Яңа салынган юлга сөенеп бетә алмый ул.
-Авыл халкы тигез юлдан йөрсен өчен читтәге якташлар да тырышты. Казандагы “Апас” якташлык җәмгыятенә, аның вице-президенты Наил Галиуллинга да рәхмәтебез зур, – ди Әсгать Гыйсмәтуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре