Кимерүчегә каршы КИҢӘШЛӘР

Тычкан-күсе ише кимерүчеләрнең авылда да, шәһәрдә дә беткәне юк. Алардан котылып тору өчен, агулы җимнәр куярга мөмкин. «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, филиалның үзендә һәм районнардагы бүлекләрендә «Пропаренное зерно + Изоцин» дигән агулы җим сатыла. Бакчачылар аны кимерүчеләргә һәм бакча корткычларына каршы куллана ала.

Җимнәрне йорт, сарай, башка корылмалар тирәсенә, бакчада кимерүче оялары күренгән урыннарга куеп чыгыгыз. Быел кыш җылы килде, авылларда кар катламы да шактый ук калын булды. Бу исә кимерүчеләргә үрчү өчен бик уңайлы шартлар тудырды. Шуңа күрә быел аларның нык ишәюе көтелә.

Язын дача-фәләндә геморрагик бизгәктән дә сак булырга кирәк. Беренче тапкыр бакча йортына килүгә үк, пирчәткә киеп (медицина битлеге дә артык булмаячак), барысын да әйбәтләп җыештырып-чистартып чыгару таләп ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре