Кинәт суытканда ничек авырмаска? Көзен салкын тиюдән саклануның гади генә ысуллары

Табиб кинәт суытканда авырып китмәс өчен нәрсәләр эшләргә икәнен аңлаткан.

Һава торышы кинәт алышынганда катлы-катлы киенү кагыйдәсен үтәү кирәк. Табиб-терапевт Надежда Чернышова “Life.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Бу көннәрдә һава температурасының кинәт төшүе көтелү сәбәпле, кием-салым турында алданрак уйланып куярга киңәш итәм. Җылырак куртка, чалбар, оекбашларны шкафтан чыгарып, сезонга туры китереп киенү кирәк. Көньяк курорттагы кебек йөрүдән туктарга вакыт”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, урамда яки бүлмәдә бөркү булып киткән очракта берәр катын салып куярлык итеп, берничә кат киенү һава шартларына җайлашу мөмкинлеге бирә.
Табиб шулай ук сезонга туры килердәй аяк киеме һәм җылырак носки кияргә киңәш иткән. Бу кагыйдәләрне йөрәк-кан тамырлары һәм үпкәсендә көйсезлекләр булган кешеләргә, шулай ук күптән түгел генә теге яки бу авыру яки операция кичерүчеләргә үтәү аеруча мөһим.

“Табиб билгеләгән барлык даруларны вакытында эчәргә кирәк. Туйганчы йоклау, һава шартлары алышынган көннәрдә, мөмкинлеккә карап, киеренкелектән качу әйбәт булачак”, – дип билгеләп үткән Чернышова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре