Кисәк кенә суытып җибәрү сәбәпле талпан кадалу очраклары теркәлмәгән

Көннәрнең кисәк кенә суытып җибәрүе талпаннарны да куркыткан. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Авдонина сүзләренә караганда, бу көннәрдә республикада бер генә талпан кадалу очрагы да теркәлмәгән.

– Әмма тынычланырга ярамый. Көннәр җылыту белән талпаннар янә баш калкытачак. Өстәвенә тиздән озын май бәйрәмнәре башланачак. Шуңа күрә табигатькә чыкканда элеккечә үк сак булырга кирәк, – дип искәртте Любовь Авдонина.

Билгеле булганча, быел яз иртә һәм җылы килү сәбәпле, талпаннар да иртәрәк уянды. Республикада беренче талпан кадалу очрагы 26 мартта ук теркәлде. Шул көннән бирле республикада барлыгы 864 кешегә талпан кадалган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев озын ялларда сәламәтлек турында да истән чыгармаска киңәш итте. Бәйрәм ялларында республиканың дәвалау оешмалары гадәттәгечә үк эшләячәк.

– Озын ялларны икеләтә файдалы итеп уздырсак та яхшы булыр иде. Тынычлап диспансеризация узу, вакцина ясату өчен дә менә дигән чор бу, – диде Лопушев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре