Кисәтү һәм күзәтү. Татарстан юлларында куркыныч саннарны ничек киметергә җыеналар?

Иң мөһиме – иминлек. Татарстан Министрлар Кабинетында узган юллардагы иминлекне арттыруга багышланган утырышта бу фикер еш яңгырады. Борчылырга җирлек бар чөнки. Юл һәлакәтләре азайса да, һәлак булган кеше саны кимеми. Кызганыч, республика юлларында вазгыять әле дә булса катлаулы кала бирә. Моны утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та искәртте. Юл сагында торучылар самокат, питбайк кебек замана «уенчык»лары белән көрәшне дә көчәйтмәкче. Такси йөртүчеләрне дә үзгәрешләр көтә.

Быелның 11 аенда республика юлларында 288 кешенең гомере өзелгән. Актаныш, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч районнарында аяныч саннарның артуы күзәтелә.

– Юл һәлакәтләре, нигездә, каршы якка чыгу, исерек килеш рульгә утыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү аркасында килеп чыга. Әмма араларында иң еш очраганы – каршы якка чыгу аркасында килеп чыккан фаҗигаләр. Быелның 11 аенда Татарстан юлларында шул сәбәпле 221 юл һәлакәте булды. Аларда 94 кешенең гомере өзелде, 382 кеше имгәнде, – дип ачыклык кертте Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов.

Генерал Садретдинов мондый фаҗигаләр санын киметү өчен яңа участокларга машиналарны узу тыелган юл билгесен куярга, «үз-үзеңә ышанып бетмисең икән – узма!», «машиналарны узу – куркыныч алым» кебегрәк сүзләр белән кисәтү язулары да урнаштырырга тәкъдим итә.

Якын арада республикада каршы як полосага чыгучыларга каршы көрәштә яңа алым кулланмакчылар. Иннополис университеты ярдәме белән квадрокоптерлы күзәтү системасы эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов республиканың Финанс һәм Цифрлы үсеш министрлыкларына тиз арада аны гамәлгә кертү җаен табарга кушты.

– Каршы якка чыгу тыелган җирдә кагыйдә бозучыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре контрольдә тотачак. Моннан тыш аларны квадрокоптерлы яңа комплекс да күзәтеп торачак, – диде Рәис. – Каршы якка чыгу рөхсәт ителгән урыннарда да бик күп кешеләрнең гомере өзелә. Дәүләт автоинспекциясе белән Транспорт министрлыгына шундый һәр участокны өйрәнеп, аеруча куркыныч урыннарда мәгълүмати такталар урнаштырырга кирәк. Ягулык салу станцияләрендә социаль рекламалар да урнаштырырга кирәк.

Татарстан Рәисе такси хезмәтендә тәртип урнаштыруны да хуплавын әйтте.

– Юкса, кайбер машина йөртүчеләр үзләре дә йөри белми, әле шуңа өстәп пассажирлар да ташый. Шул рәвешле үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Аларга булган таләпләрне көчәйтергә кирәк. Кешеләрнең куркынычсызлыгы – безнең төп максат, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Куркынычсызлык димәктән, Татарстан Рәисе җәяүле кичүләрен төзекләндерү, тротуарларны тәртипкә китерү, юл кырыйларын тиешенчә яктырту эшенә дә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте.

– Җәяүлеләр куркынычсызлыгы – мөһим мәсьәлә. Торак пунктларда без җәяүлеләрне таптату очракларын киметә алдык. Әмма трассада вазгыять катлаулы. Караңгы төшкәч биредә җәяүлеләрне күреп бетереп булмый. Аларның киемендә яктырткыч булса да вазгыять азмы-күпме үзгәрер иде. Җәяүле балалар катнашындагы фаҗигаләр аеруча борчуга сала. Быел шундый 186 юл һәлакәтендә 3 баланың гомере өзелде, 177 е имгәнде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Җирсез калу

Киләсе елдан Татарстанда самокатларга да көн бетәргә охшап тора. Министр Дамир Садретдинов самокатлар кую урыннарын юкка чыгарырга, ягъни бу максатта арендага җир бирүне туктатырга тәкъдим итә. Министр фикеренчә, Татарстан шәһәрләрендә юллар челтәре электр самокатлары өчен җайлашмаган.

Аяныч саннар бу сүзләрнең хаклыгын тагын бер кат раслый. Быел Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр самокатта йөрүченең гомере өзелде. Ел башыннан бирле әлеге куркыныч уенчык катнашында барлыгы 38 фаҗига теркәлгән. Аларда 39 кеше имгәнгән.

– Самокат аркасында зыян күрүчеләр анда йөрүчеләр генә түгел, җәяүлеләр арасында да күп. Иң аянычлысы – аларны күбрәк балалар йөртә. Шуңа күрә электр самокатларын прокатка бирү өчен җир бүлеп бирүне туктатырга кирәк. Башка төбәкләрдә бу тәҗрибә уңышлы гына эшләп килә, – диде министр.

Аның бу сүзләрен Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Самокатлар белән беррәттән бу җәйдә халыкның тынычлыгын алган питбайкларга карата да фикерен белдерде ул.

– Прокатка бирелә торган самокатлар мәсьәләсен һичшиксез хәл итәргә кирәк. Балалар мотоспорт белән кызыксына икән, мотосекцияләр белән махсус трассалар санын арттырырга кирәк. Мин питбайк, квадроциклларга да гел каршы булдым. Аларны куллану тәртибенә дә үзгәрешләр кертергә кирәк, – диде Рәис.

Юлчылар да – иминлек сагында. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, быел республика юлларына 1300 дән артык юл билгесе, 500 дән артык киртә корылма куелган. Моннан тыш 2,2 чакрым ераклыкта юл яктыртылган, 36 тукталыш куелган һәм 20 җәяүле кичүе ясалган. Министр юлларның кышка әзерлеген дә искәртте.

– Бүген төбәк әһәмиятендәге юлларда кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материаллар сибүче 1109 махсус техника исәпләнә. Федераль трассаларда шулай ук 415 берәмлек махсус техника исәпләнә, – дип ачыклык кертте Фәрит Хәнифов.

Врезка

Юлдагы вазгыять саннарда

Ел Юл һәлакәте Үлүчеләр Имгәнүчеләр
2017 4690 426 5733
2018 4612 379 5698
2019 4525 369 5619
2020 4017 331 4898
2021 3697 313 4560
2022 3353 306 4145
2023 3341 279 4027
2024 елның 11 ае 2960 288 3610

Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы муниципаль комиссияләрне бүләкләделәр. 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча бу эштә Кукмара һәм Саба районнары иң яхшылары дип танылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре