Бер дустым озын ялларга авылына кайтып китте. Рәхәтләнеп, иркенәеп бер бәйрәм итәсе килгән моның. Бер көн узгач, шалтырата бу: «Ышанасыңмы-юкмы, авылда бераз салып, сөйләшеп-гәпләшеп утырыр кеше дә калмаган бит», – ди. Сирәк кайта ул авылына, анда бер, елга бер булгандыр инде. «Нүжәли эчүче юк?» – дим. «Шулай икән шул», – ди. «Ашыкма, бер көн үтсен, бәйрәмнәр озын бит, бераз түзеп кара әле!» – дип тынычландырдым моны. Көн саен бер сөйләшеп алабыз, тик «җүнле» хәбәр юк.
Авылларында йөзгә якын кеше яши икән, шул йөз арасыннан нүжәли бер-ике кеше дә табып булмый инде?! Кит аннан, бер йөз грамм күтәреп куярлык кешесе дә булмаган авыл бар микәнни бездә?! Кызыксынып китеп, төшенә башладым, газетага язу өчен кызыклы тема иде бу. Әмма «газета» дигән сүзне ишетүгә, дустым: «Риман абый, язсаң яз, әмма район исемен дә, авыл исемен дә үзгәрт яме, ату кешедән оят», – диде. Мин аны аңлап бетермәдем, әлбәттә, аек яшәүнең нәрсәсе оят икән соң? Кызык булып китте, шаяртырга тотындым: «Бәйрәм хөрмәтенә берәрне күтәреп, сөйләшеп утырырдай кеше күрше авылда юк микән, белешеп кара әле! Таба алмасаң, үзем район үзәгенә шалтыратып карармын, мәдәният, сәнгать өлкәсендә эшләгәннәр арасында бик компанийский дусларым бар, алар булышыр», – дигән булдым.
Бераз дәшми торды бу, үпкәләде бугай. Ә мин аның саен дәртләнеп сөйлим. Дустым – эшмәкәр кеше, черегән бай түгел үзе, әмма эшләгәне, үзе әйтмешли, «ашарына җитә һәм артып та кала». Мин аңа бизнесын тагын да үстерү буенча тәкъдим ясадым. Хәмердән бөтенләй баш тарткан авыллар Татарстанда бүтән юктыр, булса да, бик аздыр. Әйдә бергәләп «Аек авыл» проекты башлыйбыз!» – дидем. Ул проектны ничегрәк
Күзаллавымны да аңлаттым. «Сезнең авылга экскурсияләр оештыра башлаячакбыз. Аракысыз да яшәп булуына Татарстан халкы үзе күреп ышансын. Экскурсияләрне тора-бара түләүле итәчәкбез», – дидем. Үзем сөйлим, үзем дустым авылына агылучы экскурсия автобусларын күз алдына китерәм. Аларның чуты-кәнисе юк икән, имеш. Экскурсия авыл клубыннан башланып китә. Кунаклар алдында эчүләрен ташлау сәбәпле, йөзләре үк яшәреп киткән ирләр, аларның бәхетле хатыннары чыгыш ясый, имеш. Кайберләре бәхет-шатлык хисләреннән үз сүзләрен әйтә алмый тора. Кунаклар андыйларга баштарак бераз шикләнеп карый да аннан соң ык-мык иткәннәрнең шыр аек икәненә ышаналар икән...
Дустым бүлдерми генә мин сөйләгәннәрне тыңлап торды да, аннан соң русчалатып: «Мечтать не вредно», – дип куйды. «Анысы шулай шулаен, тартып җибәр кураең...» – дигәндәй, хыялсыз яшәп булмый инде ул, һәр эш хыялдан башлана. Кайчак үз ялганыма үзем дә ышанам кебек тоела, шул ук вакытта дустым шикелле русчалатып: «Чем черт не шутит», – дип куям. Сүз уңаеннан әйтим әле, урыс кардәш бу гыйбарәне дәвам итеп: «...пока бог спит», – дип тә өстәп куя. Ә без Ходай Тәгаләгә ышанабыз. Авылларның хәмердән баш тарта баруында, әлбәттә инде, диннең өлеше бик зур. Без бисмилланы әйтеп, эшкә тотынсак та, «Аллага тапшырып», күтәреп куймыйбыз әле.
Ә минем дуска килгәндә, язманы газетага бирер алдыннан мин аңа әллә ничә шалтыраттым, тик җавап булмады. Телефонын алырга вакыты булмаса, ул үзе шалтыратмый калмый иде, ә хәзер дәшми. Күңелгә шик керде, димәк, нидер булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез