Газетага язылу

«Китап» радиосы мини-юбилеен зурлап уздырачак

«Китап» милли радиосы – Россиядә тиңе булмаган уникаль әдәби-музыкаль радиоканал. 26 гыйнварда филармония концертлар залында аның мини-юбилеен зурлап билгеләп үтәчәкләр.

“Татмедиа” акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, “Китап” радиосы уникальлеге аның нигезендә ята. «Һәр татарга якын булган, барчабызга таныш җырлар-моңнар матур әдәбият үрнәкләре, шигырьләр, хикәяләр, зур күләмле әсәрләр белән үрелеп баруында. Татар әдәбиятен тыңлауны модага кертүче радио бу. “Китап”ны тыңлаучылар көн дәвамында татар әдәбиятен тыңлый, моңлана, ләззәтләнә. Алга таба да “Китап” редакциясенә уңышлар телим, кыйблагыздан тайпылмагыз, тыңлаучыларыгыз артып торсын! – ди ул.

Кичә 5 яшен тутырган “Китап” радиосының социаль челтәрләрдә 100 меңнән артык язылучылар армиясе бар. Тыңлаучылар – 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр, алар арасында аудиокитапларны тыңлау саны (Телеграмда, Вконтакте, Дзен сайтларында, YouTube видеохостингында) 5 елда 10 миллионнан артып китте. Казанда 98,6 ФМ ешлыгында эшләүче радионы көн саен 46 меңнән артык, атнасына 72 меңнән артык – яше 35тән узган ир-атлар һәм хатын-кыз тыңлый.

Мобиль кушымталар, Алиса, Маруся колонкалары аша 22 000 кеше “Китап” белән даими элемтәдә. 5 ел эчендә радио редакциясе Татарстан театрларының иң танылган актерлары тавышы белән 1,5 мең сәгатьтән артык аудиоәсәр, 2 меңнән артык шигырь яздырып эфирга бирде, челтәрләрдә урнаштырды. Бу саннар көн саен тулылана бара. Аудитория ягыннан, “Китап” радиосы республикада иң җитез аудитория җыючы массакүләм мәгълүмат чараларыннан берсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре