Китап телефонны җиңәрме?

Китапны гаилә белән укырга кирәк. «Россиянең әдәби флагманы» фестиваленең пленар утырышында Россия Китап берлеге президенты Сергей Степашин шулай диде. Чарада китап укуга бәйле илкүләм проектлар, ярдәм чаралары, традицион кыйммәтләр, китап бизнесы турында сөйләштеләр.

– Безнең халык элек-электән китапка аеруча хөрмәт белән караган. Татар телендә беренче язма басма 300 ел элек тирәсе, 1722 елда Петр I типографиясендә бастырылган, – диде Татарстан Рәисе администрациясе  җитәкчесе Әсгать Сәфәров утырышта, тарихка күз атып.

Аның фикеренчә, бүген нәшрият дөньясы хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Иң мөһиме – яшь буында китапка мәхәббәт уяту. Китап ул – интеллект, милләтнең рухы, уңышлы үсешкә гарантия.

Сергей Степашин әйтүенчә, китап бәясе һәр кеше сатып алырдай булырга тиеш. Икенчедән, аны гаиләдә укырга кирәк. Кеше китап укып тәрбияләнә. Әти-әниләрнең балалары белән бергәләп укуы – бик матур күренеш. Өченчедән, кешене кызыксындыру өчен, китап язучылар талантлы булырга тиеш.

Сергей Степашин, 1990 нчы еллар башында илнең китап индустриясе юкка чыгарылды, ди. Хәзер кәгазь дә, буяу да кыйммәт. Чималны читтән кайтарту китап эше өчен дә мөһим.

Китап укыйсы урынга, яшьләр күп вакытын интернетта үткәрә. Моның белән ничек көрәшергә? Китап телефонны алыштырсын өчен нишләргә? Мәскәү кунагына менә шундый сорау да бирделәр.

– Әгәр җавап табасыз икән, Нобель премиясе сезнеке булачак. Бу – дөнья күләмендәге проблема. Оныгыма –14 яшь. Башта мин аңа укысам, хәзер ул миңа укый. Тик соңгы вакытта телефонда еш утыра. Бу проблема бар кешегә дә, бигрәк тә балаларга кагыла. Әлеге мәсьәлә турында мәктәптә уйларга кирәк. Әмма телефонны чикләп кенә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Киресенчә, начар булуы бар. Без аннан кача алмыйбыз. Гаджетлар – яңа тормыш, – ди Степашин.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен арттырырга кирәклеген әйтте. Ул программага китап сатып алуны кертергә тәкъдим итте.

– Укучылар белән очрашуларда еш кына шундый фикерләр яңгырый. Чыннан да, кирәк бу. Тик оештыруга бәйле сораулар күп. Исемлектә әлеге проектка туры килердәй басмалар булырга тиеш. Яңа функция балаларда китап укуга кызыксыну уятып кына калмыйча, китап нәшриятларына да файда китерәчәк, – дип ышана Ирада Әюпова.

Сергей Степашин форум нәтиҗәләреннән канәгать калды. «Белгечләрне тыңлап, фикерләр алыштык. Проблемаларны бергәләп хәл итәчәкбез», – диде ул. Республикада мәдәни мирасны үстерү өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең күп нәрсәләр эшләвен әйтте.

Ә сез китапны гаиләгез белән укыйсызмы?

Эльвира Әхмәтҗанова, Баулы районының Татар Томбарлысы авылы китапханәчесе:

– Китапны өйдән-өйгә йөреп тә укытам, авыл халкы үзе дә килә. Гаилә белән китап уку дигән нәрсә булырга тиеш. Китап укуга мәхәббәтне иң беренче чиратта әти-әниләр сала. Өйдә китап, газета-журнал булмаса, әти-әнинең укыганын күреп үсмәсә, баланың мөнәсәбәте дә икенче төрле була. Мәктәпкә барганчы ук китапханәгә килсә, ул башка төрле булып үсә. Китапханәчедән дә күп нәрсә тора. Дүрт балалы Мустаевлар китапханәгә бергә йөри. Кечкенәләре Мәрьямгә – 4 яшь. Өйләрендә китапханәләре бик бай. Әниләре балаларының сәләтен үстерү өчен барысын да эшли. Нәбиевләр дә әти-әниләренә матур әдәбият яздырып алып кайта.

Минем 10 айлык оныгым бар. Кайткан саен аңа китаплар алып кайтам. Китап телефонны тулысынча алыштыра алмас дип уйлыйм. Әмма кызыксыну уятканда, яшьләрне укырга өйрәтеп була. Бер укыган бала укудан туктамый. Килгән саен аңа яңа басма кирәк.

Алена Семенова, Казанда яшәүче якут гаиләсе вәкиле:

– Бездә шундый гадәт бар: кичен өйне җилләтәбез дә һәркем берәр сәгать үзе теләгән китапны укый. Ирем Матвей якутча китаплар укый, балалар тыңлый. Туган телгә дә мәхәббәтне шулай уятабыз. Бергәләп укуның файдасы зур. Тел байлыклары арта, матур итеп фикерләргә өйрәнәләр.

Гадилә Бәдретдинова, ике бала әнисе:

– Юк, гаиләбез белән дә, болай да укырга вакытыбыз юк. Элек күп укый идем. Китап алсам, йокыга китәм. Арыганлыкмы инде бу. Анда-монда чабабыз, дөнья куабыз бит. Балалар интернетта утыра, кайчан аудиокитаплар тыңлыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре