Газетага язылу

Китапханә елъязмасы дәвам итә

Түбән Кама шәһәренең «Апуш» исемен йөртүче китаплар йортында тантаналы зур юбилей кичәсе узды. Бу көнне укучыларыбыз һәм килгән кунаклар Үзәк балалар китапханәсенә нигез салынуга 55 ел тулуны билгеләп үтү өчен җыелдылар.

55 ел – тарихи күзлектән караганда аз вакыт, әмма бу дата артында – китапханә хезмәткәрләренең тырыш хезмәте тора. Шуның өчен дә юбилей үткәннәргә әйләнеп кайтып, үзеңнең эшчәнлегең турында күрсәтү, сөйләү һәм нәтиҗәләр ясаү өчен искиткеч яхшы мөмкинлек .

Һәр китапханәнең үз тарихы бар һәм безнең юбилей кичәсе дә китапханә эшчәнлеге, шул чорларда хезмәт куйган китапханәчеләр һәм 55 ел элек булган вакыйгаларны чагылдырган презентация белән үрелеп барды. Экранда китапханә үсешенең төп этаплары турында сөйләүче фото һәм видео слайдлар алмашынды, фотоархивтан 1967 елларының уникаль кадрлары күрсәтелде. Үз чиратында, китапханә эше ветераны, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасында һәм Үзәк балалар китапханәсендә 38 ел эшләп лаеклы ялга киткән Римма Хәсәнова үзенең хезмәт юлы турында сөйләп чыгыш ясады.


Китапханәчеләрнең мәдәният үсешенә керткән өлешен югары бәяләп Түбән Кама районы башкарма комитеты вәкилләре исеменнән китапханә хезмәткәрләренә, шәһәребезнең мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук, юбилярларны сәхнәдә социаль партнерлар, китапханә дуслары котлады, алар тарафыннан яңгыраган ихлас котлаулар, матур теләкләр, чәчәкләр һәм бүләкләр әлеге юбилей кичәсенә тагын да ныграк ямь өстәде.
Бәйрәм дәвамында «Апуш» үзәк балалар китапханәсен җырлы-биюле музыкаль номерлар белән балалар иҗат һәм музыка коллективлары да тәбрик итте. Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәчеләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова Түбән Кама шәһәре җитәкчелегенә, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә, социаль партнерларга, китапханә дусларына ихлас рәхмәтен белдерде. Йола буенча, иң күп китап укучылар да билгеләп үтелде, аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

55 яшьлек юбилей узган елларга йомгак ясау гына түгел, киресенчә яңа эшләрнең башы, киләчәк турында хыяллар… Китапханә елъязмасы дәвам итә һәм яраткан китапханәбез тагын йөз елдан соң нинди булуы, бездән һәм бездән соң килүче дәвамчыларыбыздан тора. Китапханәләрдә битарафлар эшли алмый, шуның өчен дә без – китапханәчеләр, уртак тырышлык белән күп нәрсәгә ирешә алабыз!

Гөләмия Сабирова, Үзәк балалар китапханә мөдире

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре