Буа районы үзәк хастаханәсе лаборанты Илнур Миңнемуллин инде менә 2 ел махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Тәүге тапкыр 2022 елның декабрендә алгы сызыкка киткән.
Илнур исән-имин әйләнеп кайткач, өендә озак тоткарланып тормастан, янә шул тарафка юл тоткан. Ике тапкырында да госпитальдә яралыларга медицина ярдәме күрсәткән, операцияләрдә хирургларга ярдәм иткән.
Илнурның хатыны Гөлия дә – шушы ук тармакта: Буа районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
“ Җәйне бергә уздырдык, икебез дә хастаханәдә эшләдек. Башка китмәстер инде, дип уйладык. Әмма көз җитүгә, янә китү ягын каера башлады. Дусларым, танышларым калды бит, ди. Илнурның холкын беләбез: барыбер үзенчә эшләячәк. Шуңа күрә, китмә, дип авыз да ачмадык”, – ди хатыны Гөлия.
Шулай итеп, Илнур Кече Буа авылында яшәүче әнисе, хатыны һәм улы белән саубуллашып, тагын өеннән чыгып киткән. Татарстан хәрби комиссариатында контракт төзегәннән соң, Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьтә өйрәнүләр узган. Аннан СВО зонасына инженер-саперлар батальонына фельдшер булып җибәрелгән. Биредә аңа Ленин дигән позывной биргәннәр.
Гөлия Миңнемуллина әйтүенчә, ул хәрби позицияләрдә яралыларны дәвалый. Урманда медпункты бар. Каты яралыларны госпитальгә озата. Алгы сафта тынычрак булган мәлләрдә кан басымы, тән температурасы күтәрелгән, кул-аягы имгәнгән хәрбиләрне дәвалый. Җыеп кына әйткәндә, хәрби позицияләрдәге барлык кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Шулай ук даруханәдән дарулар, инъекцияләр алып кайта.
“Илнур хәрби операциядә булганда, икенче улыбыз Раил туды. Өлкән улыбыз Наилгә ул чагында 4 яшь иде. Бала тудыру йортыннан безне каршы алу өчен командирыннан чираттагы ял сораган. Әмма улыбыз туганнан соң бер ай узгач кына кайта алды”, – дип сөйләп үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә хәрби фельдшерның хатыны.
Исегезгә төшерәбез: 2 сентябрьдән Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр түләү алырга мөмкин. Аның күләме арту республикадан бирелә торган түләүнең үсүенә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез